Бастрыкинга Казанда чыгарылыш сыйныф укучыларының сугышуын тикшерүнең барышы җиткереләчәк

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда чыгарылыш сыйныф укучыларының сугышуын тикшерүнең барышы турында доклад таләп иткән. “КП-Казань” шул хакта яза.

Бу хәл шәһәр үзәгендә булган. Анда иңнәренә кызыл тасмалар бәйләгән берничә егет катнашкан. Үзара тукмашудан соң полициягә гариза язып тапшыручы булмаган. Җирле медицина оешмаларына да мөрәҗәгать ителмәгән. Әмма шәһәрнең телеграм-каналларында егетләрнең сугышу мизгелләре сурәтләнгән видеолар пәйда булган.
Александр Бастрыкин төбәкнең ведомство җитәкчесенә җинаять эшен тикшерүнең барышы һәм килеп туган хәлнең сәбәпләре турында җиткерергә кушкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре