Анда барасын белсәк тә, куркырга кирәген белмәдек! Махсус хәрби операция зонасына ярдәм илтүче хатын-кызлар әнә шулай ди. Барысы да бер теләк белән, андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп кайтырга дип, юлга чыга. Ә аннары егетләр белән ике арада күпер салына. Егетләр теге яктан көтә, мондагылар, тизрәк барып күрешәсе иде, дип яши башлый. «ВТ» журналисты ике араны җылытып торучы батыр йөрәкле хатын-кызлар белән сөйләште.
Гөлфия белән Тәнзилә
Арча районының Ташкичү һәм Мәмсә авылы апайларының СВО зонасына беренче генә барулары түгел. Тәүге барганда, илләр тынычлансын, шул җирләрдә Коръән укыйк, дога кылыйк, дип юлга чыга алар. Үзләре әйтмешли, әле ул чакта куркырга кирәген дә белмиләр. Дөрес, Казанда өч көнлек уку уза алар. Әмма барып күргәнче, андагы хәлләрнең куркыныч икәне башларына да керми.
– Ул чакта халыктан ярдәм җыя башладык. Төрле кешедән төрле фикер ишетәбез. Тәнзилә белән уйлаштык та, барып күрергә иде, дидек. Аллаһка шөкер, юллар ачылды. Без махсус хәрби операция зонасына бардык. 2023 елның ноябрь ае иде бу. Анда күргәннәрдән китап язарлык. Аны монда сөйләп кенә бетереп булмый. Яралы солдатлар... Аларны күргәч, бөтенләй әллә нишләдек. Әнә шунда дөньяга караш үзгәрде дә инде, – дип сөйли Гөлфия Мәгъсүмова.
Күптән түгел алар алтынчы мәртәбә егетләр янына бара. Ике арада элемтә дә бар инде. Андагылар ни сорый, шуны илтәләр. Аеруча авыл халкы бик ярдәм итә, диләр.
– Иске Ашыт, Кенәр авылларыннан исемле посылкалар алып бардык. Ташкичү һәм Мәмсә авылы хатын-кызлары камыр ризыклары пешереп җибәрде. Егетләр чәкчәкне бик ярата. Аларны без юлда очраган һәр кешегә бирергә тырыштык. Татарстаннан икәнебезне белсеннәр әле, дибез. Бу юлы, килүебезне белеп, безне берничә татар егете эзләп тапты, – дип сөйли Тәнзилә Вәлиева. – Татарстаннан икәнне белгәч, күрәсебез килде, күптәннән өйгә дә кайтканыбыз юк, диләр. Танкист егетләр булып чыкты. Исемсез күчтәнәчләребезне аларга тапшырдык. Без кулдан килгәннең барысын да эшләрбез, бер теләк белән яшибез: тизрәк егетләр өйләренә исән-сау кайтсын иде.
Гөлнара
Казандагы бердәнбер бетон заводы җитәкчесе Гөлнара Фәхриева махсус хәрби операциядәге егетләр янына 2023 елның башында йөри башлый. Өлешчә мобилизация башлангач, аңа райондашлары ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итә. Баштарак акчалата булышса, соңрак ул үзе дә волонтерларга ияреп юлга чыга.
– Озакламый СВОга 12 нче тапкыр ярдәм илтәчәкбез. Йөрәгем шулай куша. Башкача мөмкин дә булмас иде. Барып күреп кайтканчы башкачарак уйласам, андагы егетләр белән аралашканнан соң фикерем бөтенләй үзгәрде, – ди Гөлнара. – Монда яшәгәндә сиңа бернинди куркыныч янамый, шартлау еракта кебек тоела. Ә анда баргач, бар дөньяның асты-өскә килгәндәй була. Син чын тормыш белән яши башлыйсың. Куркасыңмы дисезме? Юк. Анда баргач, курку бөтенләй бетә.
Гөлнараның туганы да, якын кешеләре дә СВОда түгел. Әмма ул, бөтенләй чит егетләр белән туганлашып беттек инде, ди.
– Андагы егетләр безне әллә кайдан танып, көтеп тора. Сабый бала кебек инде алар. Килеп җиткәнче: «Сез әле кайда?» – дип хәбәр юллыйлар. Алып барган һәр әйбергә чиксез рәхмәтләрен җиткерәләр. Кайвакыт күзләре дә яшьләнә. Күпләр: «Егетләргә баскан токмач нигә соң?» – дип сорый. Ул ризыкларга күпме күңел һәм туган як җылысын салынганын алардан да яхшырак белүче юк. Барганда аларга бозылмый торган татлы ризыкларны күп итеп җыям, – ди ул. – Без күбрәк егетләргә генератор, принтер, кәгазь, җылы киемнәр, маскировка челтәрләре илтәбез. Соңгы барганда дроннан саклый торган одеаллар һәм рация, антенна, БТР өчен запас частьлар да илттек. Егетләрнең бик тә күңеле булды. Егетләр тылдагыларга бик рәхмәтле. Безне ташламыйсыз, дип сөенәләр. Ничек инде берни эшләми ятыйк? Без егетләргә ярдәм итәбез һәм илтәчәкбез дә. Аннан кайткач та, тизрәк тагын барасы, егетләрне сөендерәсе килеп тора.
Гөлнара сөйләвенчә, егетләр янына барганда төрле хәлләр дә булгалый. Кайчак үлем белән дә күзгә-күз очрашырга туры килә икән.
– Ике тапкыр үлемнән калдык. Әмма шунысы бар: анда курыкмыйсың! Беренчесендә яныбызда гына дрон шартлады, икенчесендә, элемтә өзелгәч, картага карап барганда, чактан гына алгы сызыкка кереп китмәдек. Әле ярый танктагы якташ егетләр туктатты. Димәк, гомеребез бетмәгән, – ди Гөлнара. – Без мондагы имин тормышыбыз өчен шөкер итәргә тиеш. Их, егетләр-кызлар, андагы хәлләрне бер барып күрсәгез иде! Яшәүнең кадере, тормышның яме, бер-береңә булган хисләр анда мең кат яңара! Егетләр бик сагына. Бөтенебездә бер теләк: тизрәк илләр тынычлансын иде.
Арина
20 яшьлек Мамадыш кызы Арина Левина Донбасска волонтерлар кирәклеге турында хәбәр күреп ала. Һәм шундук оештыручылар белән элемтәгә дә чыга. Татарстаннан берүзе юлга кузгала. Махсус хәрби операция булган җирләрне үз күзе белән күрү теләге үзенекен итә. Арина тиз арада волонтер булып баруын хәл итә. Әти-әнисе башта каршы килсә дә, соңрак кызларының бу адымын хуплый.
– СВО минем өчен чит әйбер түгел. Райондагы «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге белән берлектә без еш кына әтиләре махсус хәрби операциядә булган балалар өчен иҗади дәресләр уздырабыз. Аларның ничек итеп өзгәләнеп кадерле кешеләрен көтүләрен бик яхшы аңлыйбыз, – дип сөйли Арина. – Узган ел Мариуполь яныннан узып китәргә туры килде. Ул чактагы хәлләрне күреп йөрәгем сыкраган иде. Быел инде үз күзләрем белән күреп кайттым.
Арина җирле халык белән эшли. Шәһәрдә җимерек йортлардан яңасына күченү эшләре бара икән. Әнә шуңа да Аринага да өйдән-өйгә йөреп, халык белән сөйләшергә, аларның шәхси мәгълүматларын җыярга туры килгән.
– Безнең белән җирле торак-коммуналь хуҗалык җитәкчесе дә йөрде. Башта ул таныклыгын күрсәтә, аннары безнең белән таныштыра. Бары шуннан соң гына кешеләр сөйләшә башлый. Аларны да аңлап була – эчләрендәге курку бетмәгән. Татарстаннан икәнне белгәч, мине бик якын иттеләр. Шулкадәр ерактан килдеңме дип аптырадылар. Күбесе рәхмәт укый, – ди Арина.
Кыздан: «Гомерең өчен курку булмадымы?» – дип тә сорыйм. Җавабы бөтенләй олыларча: «Язмыштан качып булмый!» Сүзләренең хаклыгына Луганскига баргач та инана ул. Биредә Арина хәрбиләр дәвалана торган госпитальдә була. Анда да үзеннән ярдәм кертә.
– Андагы егетләрне күрү тормышка булган карашны тагын да үзгәртте. Без монда бик рәхәттә яшибез. Ә анда башка дөнья, башка уйлар. Беренче тапкыр күреп кайтуым да мине үзгәртте. Андагы егетләргә безнең терәк булуыбыз бик кирәк икән бит. Әнә шуңа да мин районыма кайткач, тагын да ныграк ярдәм итү юлларын эзли башладым, – ди Арина. – Тиздән янә юлга кузгалам. Бу юлы без егетләргә гуманитар ярдәм илтәчәкбез. Теләгем – үзем кебек яшьләрне берләштерү. Аларда ватанпәрвәрлек хисен уятасым килә. Киләчәк минем кебек егет-кызлар кулында бит!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез