1 сентябрьдә Чистай шәһәре мәктәбендә узган тантаналы линейкада Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре 7 яшьлек Радмир Галимовка туган көне уңаеннан «Батырлык һәм кыюлык» медале тапшырган, велосипед бүләк иткән.
Радмир, 28 июль көнне, үз тормышын куркыныч астына куеп, 7 яшьлек кызны коткарган икән. Батыр малай, таныш кызчыкка һөҗүм итүләрен күреп, шундук ярдәмгә ташланган. Яшь герой кызга кул салырга җыенган ир-атның игътибарын читкә юнәлтеп, зурларны ярдәмгә чакырган. Нәтиҗәдә һөҗүм итүче тоткарланган, кызга зыян килмәгән. Тикшерү комитеты җитәкчелеге Радмирга батырлыгы өчен ведомство медален тапшыру турында карар кабул иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез