“Батырлар”. Герои Татарстана” проектында катнашуга 1200дән артык хәрби гариза тапшырган

Гаризаларны кабул итү 30 мартта төгәлләнә.

Махсус хәрби операциядә катнашкан 1249 ир-егет “Батырлар. Герои Татарстана” проектында катнашуга гариза тапшырган. Сайлап алу аша узган барлык кандидатларга яңа һөнәргә өйрәтү өчен махсус мәгариф программасы буенча белем биреләчәк. Укыту Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә алып барылачак.
Проектта катнашуга гаризаларны кабул итү 30 мартта төгәлләнә. Ул “Время героев” федераль программасына охшаш проект булып тора. “Батырлар”. Герои Татарстана” махсус хәрби операцияләрдә катнашучыларга тыныч тормышка җайлашуга һәм яңа һөнәр үзләштерүгә ярдәм итәргә тиеш.
Исегезгә төшерәбез: Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин белән очрашуда Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына 38 мең ир-егетнең китүе турында хәбәр итте. Хәрбиләрнең үзләренә һәм гаиләләренә даими ярдәм күрсәтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

махсус хәрби операция мобилизация Өлешчә мобилизация СВО "служба по контракту" мобилизованные "батальон"

Көн хәбәре