Батырлык бәйрәме. Казанда Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры башланды

Казанда Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры уза. «Ак барс» көрәш сараена 44 командадан 380 көрәшче җыелды. Матур гадәт буенча, турнир ачылыш тантанасы белән башланып китте.

Кыйбла 

Кагыйдәләр, гаделлек, остазлык, дан, рух. Җәлил истәлегенә уза торган көрәш турнирының 62 нче сәхифәсен без татар көрәшенең биш баганасы, кыйбласын искә төшерүдән башладык. Татарстанның халык артисты, Камал театры актеры Әсхәт Хисмәт, Тинчурин театры артистлары Булат Зиннәтуллин, Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәләхова, җырчылар Алсу һәм Фәнил Фәйзуллиннар һәм «Апуш» татар балалар театр студиясе әзерләгән театральләштерелгән ачылыш тантанасы көрәшчеләрне дә, тамашачыларны да битараф калдырмады. Сценарий авторы – шагыйрә Гөлүсә Батталовага, режиссер – «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахмановага һәм музыкаль бизәлеш өчен җавап биргән Ильяс Фәйзрахмановка «ВТ» газетасы редакциясе зур рәхмәтен белдерә!

Тантаналы ачылышта Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин да катнашты.
– Көрәшчеләргә һәрвакыт әйтә торган сүзем бар: сез – бик бәхетле кешеләр. Безнең республика җитәкчелеге көрәшкә бик зур игътибар бирә. Татарча көрәш шундый киң колач җәйде. Бүгенге көрәшне дә матур гына, җәрәхәтләнмичә генә уздырырга язсын! – диде ул.


Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов турнирның каһарман-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртүен ассызыклады, көрәшчеләрнең аның рухында тәрбияләнүен әйтте.

– Спорт министры Владимир Леонов исеменнән бүгенге көрәш бәйрәме белән тәбрик итәм. 62 еллык тарихы булган көрәш турнирыбыз бар. Бүген шуңа сокланып, горурланып утырабыз. Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил үрнәк булып тора, көрәшчеләребез аның рухында тәрбияләнә, – диде ул. – Татар көрәше республикада чын мәгънәсендә киң колач җәйде. Һәр үлчәү авырлыгында чемпион булырлык 5–6 көчле егетебез бар. Бу – безнең байлык. Бүген без көрәш тарихын, аның рухын, кагыйдәләрен чагылдырган ачылыш тантанасын карадык. Көрәшебез, туган телебез кебек, зур байлыгыбыз!

Газетабыз ил-көн вакыйгаларын яктыртып кына калмыйча, татар халкының күркәм гореф-гадәтләрен, бигрәк тә милли көрәшен киләчәк буыннарга җиткерү чарасы булып тора. «ВТ»ның баш мөхәррире Илназ Фазуллин сүзләре бу.

– 62 ел элек «Ватаным Татарстан» газетасы, Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирын гамәлгә куеп, безгә – киләчәк буынга шундый зур мирас калдырган. Без исә әлеге турнирны киләчәк буыннарга җиткерү өчен үз көчебезне куячакбыз. Муса Җәлил рухында көчле, батыр егетләр үсеп чыгар. Газета да моңа үз өлешен кертә дип саныйм, – диде ул.
Турнир алдыннан узган елгы көрәш сезонына нәтиҗә ясалды, иң яхшы командалар, көрәшчеләр, тренерлар, хөкемдарлар һәм журналистлар бүләкләнде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре