Батырлыкның була төрлесе. Республикада парламент дәресләре башланды

«Ватанны белемең, хезмәтең, казанышларың белән дә саклап була». Казанның 133 нче лицеенда узган парламент дәресендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Нина Девицкая укучыларга әнә шулай диде. Дәрестә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Дәреснең темасы – «Ватанга хезмәт итү – изге эш». Шуңа күрә башта укучыларның вантанпәрвәрлек хисен чамалап карау гадәти күренеш. Нәрсә ул – батырлык? Туган илгә чын мәхәббәт нәрсәдә чагыла? 10 нчы сыйныф укучылары иң элек шул сорауларга җавап бирде.

Халкыңны һәм илеңне ярату, ди Марат. Артур өчен ул – горурлык, Алия өчен – тугрылык. Җаваплар арасында, илебез чәчәк атсын өчен тырышу, үз өлешеңне кертү, яхшы уку, авырулардан дару уйлап табу, алга атлау, дигәннәре дә бар иде.

– Онытмагыз: тарихны белү ул – ватанпәрвәрлекнең нигезе, – дип искәртте Нина Девицкая. – Ә менә батырлыкның иҗади, фәнни, спортка бәйлесе дә була, гап-гади кеше батырлыгы да була. Алар да батыр.

Укучыларның туган иленә карата хисләрен белдек. Инде белем ярышына күчик. Укучылар Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын барлап, илебез геройларын, аларның батырлыкларын, дәүләт бүләкләрен искә төшерде. Россиядә Ватан геройлары көне кайчан билгеләп үтелә? Геройлар ул чорда нинди бүләкләр белән бүләкләнгән? Курск бәрелеше тарихта ни дәрәҗәдә мөһим? Укучылар бер генә сорауны да җавапсыз калдырмады, дәрескә бик яхшы әзерләнгәннәр.

Уку йорты әле узган ел гына ачылды. Бар да яңа, заманча. Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп җитәкчелегеннән укытучыларның җитү-җитмәве турында сорашты. Бар да тәртиптә, диделәр. Укучыларга ул Татарстанда мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелүе турында сөйләде. Әйтик, республика бюджетының 23 проценты белем бирү тармагына бүлеп бирелә. Яңа мәктәпләр төзелә, ремонт ясала... «Башкача була да алмый. Сез бүген парта артында утырасыз, иртәгә белем алып, эшкә барырсыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«ВТ» хәбәрчесе Фәрит Мөхәммәтшиннан: «Бүген чипсы ашап, телефон тотып үскән буында патриотик тәрбия җитәме?» – дип сорады.

– Парламент дәресләре 17 нче мәртәбә уза. Ул патриотизм, тарихны белүгә багышланган иде. Тиздән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы килеп җитә. Шул уңайдан бик гамьле сөйләшү булды. Яшьләребез тәрбияле. Тарих белән кызыксыналар, тормышка әзер дигән тәэсир калды. Бик бәхетле балалар. Үткәннәрне рәхмәт белән искә алдылар. Күптән түгел республикада беренче тапкыр барлык мәктәпләрнең тарих, җәмгыять белеме укытучыларын җыйдык. Бу очрашу үзебезгә дә ошады. Тарих, ватанпәрвәрлек мәсьәләләрен уртага салып сөйләштек. Шундый эчтәлекле дәрес үткәргән өчен укытучыларга рәхмәт, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре