Бүген 11 нче сыйныф укучылары математикадфан БДИ тапшыра. Укучылар сынауга ничек әзерләгән? Курку хисе бармы? Математикага теш үтәрлекме? Казанның 183 нче гимназиясендә оештырылган имтихан пунктында «ВТ» хәбәрчесе дә булып кайтты.
Быел имтиханда зур үзгәрешләр юк. Бердәнбер яңалыгы – быел әти-әниләр дә БДИ барышын күзәтә ала. Тик бер шарты бар: ул-кызлары 11 нче сыйныфта укымаска тиеш. Узган елгы кебек быел да контроль үлчәм материаллары (КИМ) аудиторияләрдә бастырыла. Һәм балаларның эшләре сканер аша чыгартылып, кире җибәрелә.
– Татарстан мәктәпләрен 15 меңнән артык бала тәмамласа, шулардан 8577 сенең математикадан профиль имтиханын тапшыруы безне сөендерә. Бу инде – 56 процент дигән сүз. База дәрәҗәсен 6555 укучы сайлады. Анысы аттестат алу өчен кирәк. Математика сынавы буенча мәктәпләрдә – 84, авыру балалар өчен өйләрдә 23 пункт оештырылды, – дип сөйләде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.
Укучыларның кәефе төрлечә. Күбесе: «Без курыкмыйбыз», – дип җавап бирде. Әмма араларында борчылучылар да юк түгел. Тик яшьләр үзләрен тынычландыра белә: «Бар да яхшы булачак!» Металл кысадан барысын да тикшереп кертәләр. Чалбар каешын да, чыңлаган бар әйберне дә саласы.
– Математиканы белсәм дә, борчылу бар. Әмма БДИ кирәк, дигән фикердә мин. Тормышта имтиханнар күп булачак әле. Без сынатмаска тиеш, – ди 180 нче гимназия укучысы Сәйдә Шәймәрданова. – Имтиханга репетитор белән әзерләндем. Атнага ике тапкыр чакырдык. Бәяләр белән кызыксынмадым. Анысын әти-әнидән сорарга кирәк. КФУга психология юнәлешенә укырга керергә телим.
Казанның 15 нче мәктәп укучысы Кәрим Корбанов, миндә курку хисе юк, ди әнә.
– Дөресен генә әйткәндә, исем дә китми. Математиканы беләм дип әйтә алмыйм. Тормышта әллә нинди хәл ителмәгән проблемалар бар. Ә бу – ничә сәгатьлек сынау гына! Мин моны бер тәҗрибә дип кенә саныйм. Репетитор белән шөгыльләндем. Атнага 3-4 мәртәбә килде. Бер атнага 6 мең сум акча киткәндер. Кайсы вузга барачагымны әлегә белмим. Имтиханнарны тапшыргач, барысы да билгеле булыр. Казанда калачакмын. БДИга бәйле бер ырымга да ышанмыйм. Гитарада уйныйм, көйләр язам. Мин – иҗат кешесе, –ди шат күңелле Кәрим.
Кайсы имтиханны тапшыручылар күбрәк? Укучыларның 17 проценты-физиканы сайлаган. Химия-биологияне сайлаучылар арткан. Ә менә җәмгыять белемен тапшырырга теләүчеләр бераз кимегән. Инженер һөнәрләрен популярлаштыру буенча төрле чаралар оештыру, республикада физика-математика буенча махсус проектның тормышка ашырылуы нәтиҗә бирә башлады, димәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!





Фикер өстәү
Фикерегез