Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укучысы Айнур Гыйлаев математика (профиль) һәм рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын 200 баллга тапшырган. Мондый нәтиҗәдән соң Мәскәү, Санкт-Петербург вузлары турында уйлый башлаган ул.
Айнур укырга кергәнче үк санарга, укырга өйрәнгән. Балалар бакчасында бер минутка 95 сүз укый торган булган. Мәктәптә бары «5ле» билгеләренә генә укыган.
– Бер генә ел түгел, 11 ел укуның нәтиҗәсе бу. Уйнап-көлеп йөрсәң, мондый нәтиҗәгә ирешеп булмас иде, – ди Айнур. – Бер дәресне аңламасаң, икенчесен дә аңламаячаксың. Аңлап укырга кирәк. Белемнең нигезе булсын. Кемнәндер күчереп яки биремне тиз генә эшләп «5ле»гә укып булмый. Репетиторлар ялламадык. Төннәр буе да әзерләнмәдем. Ялы да кирәк бит. Дизайн, видеолар төшерү белән дә мавыктым. «Википедия»гә татарча мәкаләләр яздым.
Айнур әйтүенчә, гимназиядә илнең төрле төбәкләреннән килгән сәләтле балалар укый. Ярышып уку дигән нәрсә бар.
– Бездә бары яхшы укытучылар гына укыта. Моннан күп нәрсә тора. Иң мөһиме – укучыга ышанырга, аңа үз юлы белән барырга кыенлык тудырмаска кирәк. Үз фикереңне тагып, артыгын өйрәтүдән дә файда юк дип саныйм. Белмәсәң, бәхет эше дип кенә 200 балл туплап булмый, билгеле. Мин үземә ышандым һәм курыкмадым да, – ди ул. – Әлбәттә, шатландым мондый нәтиҗәгә. Шатланмыйча булмый.
Моңа кадәр Казан дәүләт төзелеш-архитектура институтына укырга керергә җыенса, егет хәзер башкачарак фикер йөртә.
– Элек тә Мәскәү, Питер вузлары турында кызыксынган идем. Хыялланып кына булмый, җитәрлек баллар да кирәк бит. Хәзер курыкмыйча карасаң да була. Әти-әнием каршы түгел. БДИ баллы кая җитә, шул югары уку йортына укырга керәм, дип уйлаганым юк. Мине төзелеш өлкәсе кызыксындыра, – ди ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!




 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез