Республикада тугыз укучы бердәм дәүләт имтиханнарын 200 баллга тапшырган. Алар арасында шәһәрләрдәге кәттә гимназия-лицейларны тәмамлаучылар да, гап-гади авыл мәктәпләрендә белем алучылар да бар. Әлеге егет һәм кызлар уңышка ничек ирешкән икән?
Моңа кадәр рус теле һәм химиядән БДИда 7 укучының 200 балл алуы билгеле иде. Алар – Дарья Жилякова (КНИТУның Дубровка бистәсендәге филиалы – сәләтле балалар өчен лицей-интернат), Алисә Мортазина (Казанның 37 нче гимназиясе), Елизавета Никишина (Казанның 116 нчы лицее), Милена Овчинникова (Аксубайның 3 нче мәктәбе), Эльнара Сәйфиева (Казанның 121 нче лицее), Софья Филиппова (Тәтешнең 1 нче мәктәбе), Виолетта Шпак (Казанның 186 нчы лицее). Бу көннәрдә әлеге исемлеккә тагын ике укучы өстәлде. Шулай итеп, алар тугыз булды.
Әтнә районының Күңгәр мәктәбе укучысы Сөмбел Хисамиева химия, биологиядән 100 әр балл җыйган. Рус телен дә 91 баллык белә ул. Математиканы «5ле»гә биргән. Сөмбел – Күшәр кызы. Күңгәр мәктәбенә 10 нчы сыйныфка укырга килгән.
– Химиядән югары балл көттем, әмма биологиядән өмет итмәдем. Ике фәннән 100 әр балл туплавымны белгәч, шаккаттым. Мәктәбем өчен дә горурлык бит бу! Ике имтиханга да укытучым Хәмдия апа Галиева әзерләде. Рәхмәт аңа. Белемемне онлайн курсларда ныгыттым. Уңыш сере – имтиханга күтәренке кәеф белән бару, белемне күрсәтә белү. Миннән булмый дип, бирешергә ярамый, – ди акыллы кыз.
Сөмбел әйтүенчә, авыл мәктәбендә шартлар шәһәрнекеннән аерыла. Әмма иң зур өстенлек – укучылар белән укытучылар арасындагы мөнәсәбәтнең якын булуында. Укытучыларның һәр укучыга да игътибары җитә. 11 нче сыйныфта 11 укучы укыган алар. Сүз уңаеннан, узган ел әлеге мәктәптән Ралия Гарипова химиядән 100 балл туплаган иде.
– Баштарак сәнгать мәктәбенә йөрдем. Бию белән шөгыльләндем. 11 нче сыйныфта вакытымның күбесе укуга китте. Теләгем – табиб булу. Казан дәүләт медицина университеты студенты буласым, киләчәктә кешеләргә файда китерәсем килә. Балларым җитәр дип уйлыйм, – ди Сөмбел.
Тәтештәге 1 нче мәктәп укучысы Софья Филиппова да – белеме белән бөтен республиканы шаккатырган тугыз укучының берсе. Химия, рус теленнән – 100 әр, профильле математикадан 90 балл җыйган ул.
– 200 балл алучының мәктәптә генә түгел, район тарихында да булганы юк иде. Бу – беренче очрак. Быел бер укучыбыз Юлия Костягина рус әдәбиятыннан 100 балл җыйды, – ди мәктәп директоры Илдар Фәткуллов. – Софья бары «5ле»ләргә генә укыды. Алтын медален аклады. Бервакытта да репетиторга йөрмәде. Сынауга химиядән – Валентина Миндубаева, рус теленнән Ирина Суркова әзерләде. Бик матур, тырыш гаиләдән. Әтисе стендта ату буенча танылган тренер, әнисе сәнгать мәктәбендә музыка укыта. Софья КФУга нефть химиясе юнәлешенә барырга җыена. Моның өчен аңа 3 фәннән имтихан бирү җитә.
Казанның 183 нче лицеен тәмамлаган Карина Хөҗҗәтова – республикада җәмгыять белемен 100 баллга тапшырган бердәнбер укучы. Шулай ук биология, рус телен дә бик шәп белә ул! Без шалтыратканда, Каринаның сынауларын тапшырып, Гарәп Әмирлекләрендә ял иткән чагы иде.
– Югары баллар турында хыялландым, әмма болай ук булыр дип уйламаган идем. Биология, җәмгыять белеменнән – 100 әр, рус теленнән – 94 балл. Бу бит фантастика! Бик зур тырышлык һәм йокысыз төннәр нәтиҗәсе. Мин сынауларга даими әзерләндем. Эшне иртәгәгә калдырмадым. Җәмгыять белеменнән онлайн курс алдым. Биологиядән онлайн мәктәп зур ярдәмчем булды. Әлеге фәнне ятлап кына өйрәнеп булмый, теге яки бу процессларны төптән аңларга кирәк. Мәктәптәге рус теле укытучым Альбина Газизовнага рәхмәт. Аның биргән белеме бәяләп бетергесез. Укытучыларым, директор, урынбасарлар миңа туктап калмаска көч бирде. Хыялым КФУга дефектолог белгечлеге буенча укырга керү. Кешеләргә, бигрәк тә балаларга булышуны бурычым дип саныйм. Мәктәп елларында алган белемем миңа укырга керергә ярдәм итәр дип ышанам, – ди Карина.
БДИ нәтиҗәләре
Рус телен республикада 15 110 укучы тапшырган. Уртача балл – 65,05. 100 балл туплаучылар – 31.
Биологияне 2599 укучы тапшырган. Уртача балл – 61,24. 100 балл туплаучылар – 3.
Географияне 196 кеше тапшырган. Уртача балл – 59,14. 100 балл туплаучылар – 3.
Физиканы 2494 укучы тапшырган. Уртача балл – 63,94. 100 балл туплаучылар – 9.
Җәмгыять белемен 5117 укучы тапшырган. Уртача балл – 57,05. 100 балл туплаучылар – 1.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез