Дәүләт Думасының Мәгърифәт комитеты мәктәпне тәмамлаучыларга бердәм дәүләт имтиханы белән гадәти имтихан арасыннан икесенең берсен сайлап алу мөмкинлеген күздә тоткан закон проектын инкарь иткән. Бу хакта “РИА Новости” комитет башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова сүзләренә таянып яза.
“Комитет әлеге закон проектын кире какты, чөнки бу төрле формада тапшырылган имтиханнар нәтиҗәләрен тиешенчә һәм гадел төстә бәяләп булмауга, вузларга керүчеләргә тигезсез шартлар тудыруга, мәгариф программасын үзләштерү нәтиҗәләрен дөрес бәяләмәүгә китерергә мөмкин”, – дигән Лантратова.
Депутат сүзләренә караганда, комитет әгъзаларының күпчелеге закон проектын кабул итүгә каршы чыккан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез