Мәктәп укучылары өчен имтиханнар тапшыру чоры башланды. Майга кадәр түзә алмаганнар аны 21 марттан ук бирә. Чыгарылышларның кайсы фәннәргә кызыксынулары зуррак? Татар теленә нинди караш? Хөкүмәт йортында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шулар турында сөйләде, имтихан алдыннан тынычлану ысулларын да әйтте.
Үзенчәлекләр турында
Быел бердәм дәүләт имтиханнарында 16 533 укучы катнашачак. Шуларның 15 373 е мәктәпне быел тәмамласа, калганнары – узган елгы чыгарылышлар (987) һәм быел урта һөнәри уку йортын тәмамлаучылар (168).
Министр Илсур Һадиуллин имтихан кагыйдәләренең дә, сынау алу вакытының да әллә ни үзгәрмәвен әйтте. «Шпаргалка» белән керәсе түгел, башыңдагы белемнәргә таянасы!
Бу елның мартыннан гамәлгә кергән үзгәреш турында да аңлатты министр. Төгәлрәк әйткәндә, югары уку йортына керергә җыенган абитуриент белгечлегенә бәйле профильле фәнне сайларга тиеш була. Әйтик, рус теле белән җәмгыять белеме фәнен тапшырып кына кичәге мәктәп баласы химик белгечлеге буенча укырга керә алмаячак.
– Моңа кадәр андый мөмкинлек бар иде. Быелдан исә кагыйдәләр катгыйланды, – ди Илсур Һадиуллин. – Химик буласың килсә, химия бирәсең. Физик буласың килсә, физиканы да белергә тиешсең. Быел шулай. Тагын бер елдан тагын да көчлерәк катгыйландыру көтелә.
Татар телен сайлыйлармы?
Физика һәм информатиканы сайлаучылар арткан, рус әдәбияты, француз теле, математиканың база өлешен тапшыручылар саны кимегән. Быелгы чыгарылышлар әнә шундый. Физиканы 2585 бала сайлаган, информатика фәненнән 3505 укучы имтихан бирәчәк.
Татар телен сайлаучы («Бердәм республика имтиханы» дип атала монысы. – Авт.) укучылар да юк түгел. Андый батырлар (батырлар дими, ни диярсең?!) – быел 34. Татар әдәбиятыннан 1 бала имтихан тотачак.
– Бердәм республика имтиханын Казаннан 22 кеше тапшырачак. Биектау һәм Түбән Камадан өчәр бала сайлаган. Берәр бала – Кайбыч, Мөслим, Актаныш, Әтнә, Бөгелмә, Чистайдан, – диде Илсур Һадиуллин.
Быел рус телен – 15,2, математиканың профиль өлешен – 8,7, җәмгыять белемен – 5,4, математиканың база өлешен – 6,6, биологияне – 2,7, химияне – 2,2, инглиз телен – 2, тарих фәнен 1,5 меңләп укучы тапшырачак.
– Мәктәпләрдә үткәрелгән аңлату эшләре нәтиҗәсендә, узган ел белән чагыштырганда, күпчелек фәннәр буенча БДИда катнашучылар саны һәм өлеше артты. Бу – имтиханнарда катнашучыларның гомуми санына да хас күренеш, – дип аңлатты министр.
Илсур Һадиулин БДИның минималь балларына игътибар итәргә өндәде. Ник дигәндә, кайбер фәннәр буенча алар үскән. Аерым алганда югары уку йортына керү өчен, математикадан һәм тарихтан ким дигәндә 40 балл җыярга кирәк. Мәктәптән аттестатлы булып чыгып китү өчен, рус телен – 24 баллга, профильле математиканы 27 баллга тапшыру сорала. Югары уку йортына керүченең бу ике фән буенча БДИ нәтиҗәсе 40 балл булырга тиеш.
Беткә үч итеп...
…тун ягасы түгел! Монысын республиканың баш мөгаллиме 9 нчы сыйныфларга, төгәлрәге, аларның әти-әниләренә атап әйтте. Баксаң, теләсә кемне тыңлап (бигрәк тә блогерларны), ул-кызларын имтихан тапшырудан «азат иткән» әти-әниләр дә бар икән. Шулай итеп, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 7 укучы имтихан бирмәячәк. Былтыр 8 кеше имтихан тапшырмыйча, аттестатсыз калган. Димәк, алар 10 нчы сыйныфка да күчә алмаган, көллият-техникумнарда уку хокукыннан да колак каккан. Министр моны иң элек ата-ананың аңсызлыгы, ди. Узган ел 11 нче сыйныфны тәмамлаган ике укучы БДИ тапшырудан баш тарткан. Хәзерге вакытта алар урта һөнәри белем алалар. Быел андый очраклар юк.
Ата-ана колагына
Биш таҗлы сирин ашыйсымы, имтихан узасы бүлмәгә уң аяктан керәсеме, «бисмилла» әйтәсеме? Белемле бала да имтихан алдыннан каушап калырга мөмкин. «ВТ» хәбәрчесе республиканың баш укытучысыннан: «Тынычлыкны ничек сакларга?» – дип сорады.
– 1 нче класстан алып укырга кирәк, тырышып белем алган балага имтихан куркыныч түгел. Мин аны гел әйтәм, һәм моны дөрес дип саныйм. Адәм баласы гомере буе имтихан тота ул. Үзең белгән догаларны уку, уң аяктан атлап керү – болар дингә дә, хөкүмәткә дә каршы килми. Шулай эшләп, үзеңне тынычландырасың икән, бик яхшы. Берәүнең дә «бисмилла» әйтеп, начарлыкка юраганы юк әле, – дип җавап бирде министр. – Мин иң элек балаларның ата-аналарына мөрәҗәгать итәргә телим. Балалардан битәр аларны тынычландырырга кирәк әле. Имтихан була да бетә. Имтихан тормыштагы иң төп нәрсә түгел. Бөтен кеше 100 балл да җыймас. Бүген тапшыра алмасаң, иртәгә тапшырырсың. Әти-әниләр балаларын тынычландырсын, үзләре дә хафаланмасыннар иде. Имтихан дип, тормыш ямен югалтмагыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез