БДИны кабат тапшыру абитуриентның рейтингына тәэсир итмәячәк

Вузларда кабул итү кампанияләре башлануга бер айдан азрак вакыт калып бара. Быел беренче тапкыр ике ирекле имтиханның берсен кабат тапшыру мөмкинлеге бирелде.

– Имтиханны кабат тапшыру нәтиҗәләре БДИның башка нәтиҗәләре белән бер тигез исәпкә алыначак, – дип аңлата Россия Мәгърифәт министрлыгы.

Укырга керү өчен моңа кадәрге кебек конкурс балларының суммасы төп күрсәткеч булып кала. Шушы баллар аша абитуринтлар рейтингы төзелә. Исемлекнең башында торган саен укырга керү мөмкинлеге дә зуррак. Һәр вуз үз сайтында әлеге исемлекне төзеп, аны көнгә берничә мәртәбә яңартып тора. Сынауларны кабат биргән чакта нәтиҗәсе баллар мәгълүмат алмашу системалары ярдәмендә кабул итү комиссияләренә барып ирешә.

Теләсә кайсы фәнне 4–5 июльдә кабат тапшырырга мөмкин.

4 июльдә – чит телләр (язма өлеше), информатика, җмгыять белеме, рус теле, физика, химия.

5 июльдә – биология, география, математика, чит телләр (телдән бирү өлеше), тарих, рус әдәбияты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре