БДИ ахырына якынлашты. 3–4 июль көннәрендә (өстәмә көннәр) тапшырган сынау нәтиҗәләрен генә көтәсе калды. Татарстанда 3 меңгә якын егет һәм кыз яхшырак балларга өметләнә. Анысын июльнең 15 еннән соңга калмыйча белерләр. Әлегә билгеле булган якынча күрсәткечләр белән танышыйк.
Быел яшьләр техник-табигый фәннәргә өстенлек биргән. Узган ел белән чагыштырганда, профильле математика сынавын тапшыручылар – 1317 гә, физиканы – 400, химияне – 218, биологиядән имтихан тотучылар 111 гә күбрәк Бу сынаулар югары уку йортларының инженерлык һәм башка юнәлешләргә керү өчен кирәк. Әлеге фәннәрнең абруен күтәрү өчен мәктәпләрдә дә шартлар тудырылган. Аларны тирәнтен өйрәнгән мәктәпләрдә БДИның уртача баллы 70–80 нән арткан.
Чыгарылыш укучыларының яртысыннан артыгы – математика, өчтән бере – физика, химия һәм биология фәннәре буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән мәктәпләр арасында Казан шәһәренең 131 нче лицее, КФУның «IT-лицей» интернат-мәктәбе, КФУның Лобачевский исемендәге лицее, сәләтле балалар өчен Дубровка бистәсендәге Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетының филиалы, Бөгелмәнең 2 нче лицее, Түбән Каманың 35 нче лицее, Чаллының 78 нче лицее, Казанның 7, 19, 179 нчы гимназияләре, 116 нчы лицее һәм «СолНЦе» махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәге бар.
Профильле дәрәҗәдәге математиканы 8562 укучы тапшырган. Узган ел –7245. Уртача балл – 68,68 (былтыр – 71,24). Минималь чикне 170 укучы үтә алмаган. 11 укучы 100 балл (узган ел – 49) җыйган.
Физика сынавын 2494 укучы тапшырган. Узган ел – 2094. Уртача балл – 63,94 (68,44). Минималь бусаганы 29 кеше үтә алмаган. 9 (20) укучы 100 балл алган.
Химия имтиханын 2154 укучы тапшырган. Узган ел – 1936. Уртача балл – 69,43 (67,57). Минималь бусаганы 149 укучы үтә алмаган. 114 (49) укучы 100 балл (49) туплаган.
Биология сынавын 2599 укучы тапшырган. Узган ел – 2488. Уртача балл – 61,24 (60,87). Минималь бусаганы 231 укучы үтә алмаган. 3 (4) укучы 100 балл җыйган.
Информатиканы 3328 укучы тапшырган. Узган ел – 3087. Уртача балл – 60,54 (62,26). Минималь бусаганы 439 кеше үтә алмаган. 28 (9) укучы 100 балл туплаган.
Инглиз телен 1883 укучы тапшырган. Узган ел – 1910. Уртача балл – 70,64 (75,81). Минималь бусаганы 18 укучы үтә алмаган. 5 (35) укучы 100 балл алган.
Алман (немец) телен 12 укучы тапшырган. (Узган ел – 11). Уртача балл – 65,83 (65,55).
Француз телен 4 укучы тапшырган. Узган ел – 10. Уртача балл 83,25 (77,8).
Кытай телен 3 укучы тапшырган. Узган ел – 6. Уртача балл – 85. (79,17).
Сан
11 укучы – 200 әр, 266 укучы 100 әр балл туплаган. Әйтик, Казанның 131 нче лицей укучылары Матвей Конышев, Алинә Шәйдуллина профильле дәрәҗәдәге математика һәм информатикадан 200 балл алган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез