Белеменә шикләнмик. Укытучы да БДИ тапшырсын!

Укытучы да БДИ тапшырсын! Superjob.ru тикшеренү үзәге белгечләре үткәргән сораштыруда катнашучыларның 56 проценты шулай дип белдергән. Бигрәк тә 10–11 сыйныф укучыларын имтиханга әзерләүчеләрнең белемен даими тикшереп, нәтиҗәләрен бастырып ук чыгарырга тәкъдим итәләр. Ә сез ничек уйлыйсыз, укытучыларның башын мондый сынау белән катырырга кирәкме?

Кемгә кирәк?

Әлеге сораштыруда илнең 372 шәһәреннән 1,6 мең кеше катнашкан. Укытучылар да БДИ тапшырсын диючеләр, мондый сынау аларның квалификациясен күрсәтәчәк һәм балаларга карата гадел булачак, дип саный. Шунысы кызык: имтихан бирдерүне хатын-кызларга караганда ир-атлар күбрәк хуплаган. Бу күрсәткеч – 58 процент.

Тәнкыйть һәм шик

Респондентларның 22 проценты укытучыларның белемен болай тикшерүгә каршы. Андыйлар фикеренчә, тест белән генә белемгә тулысынча бәя биреп булмый. Моның өчен укытучыларның белемен күтәрү буенча квалификация күтәрү курслары бар. «Педагог белән укучыны бертөрле шартларга куярга ярамый», « Аз хезмәт хакы алган укытучыны нигә тагын борчырга?» , « БДИны бөтенләй бетерергә кирәк». Әнә шулай дип белдергән алар. Дүрттән бере исә нәтиҗәләрне халыкка игълан итәргә кирәкми дигән фикердә.

Үткән юл

Татарстанда мондый тәҗрибәне бер мәртәбә кертеп караганнар иде инде. Ризасызлык белдерсәләр дә, имтихан тапшырырга туры килде. Алабуга районы укытучысы Айгөл Һадиуллинаның да башыннан үткән ул.

– Белгечлегем буенча математика укытучысы мин. Мәктәптә география укыта гына башлаган идем, республикада мәҗбүри имтихан бирдерүне керттеләр. Ул чакта каникулда ирем белән шифаханәдә ял итә идек. Директорыбыз, сынау бирергә кирәк, дип кайтырга кушты. Мин үземнең аз баллга бирәсемне белә идем. Укыту тәҗрибәм юк. Курслар гына үткән идем. Нәтиҗәдә 70 тән артык баллга тапшырдым. Алдап тормыйм, күчердем. Хәзер дә тапшырырга кушсалар, күчерәчәкләр. Ирем математика, информатикадан укыта. Математиканы 100 баллга бирә алмый дип саныйм. Ул гына түгел, Татарстанда әлеге фәнне 100 баллга тапшыручылар аз булачак. Чөнки бик авыр. Укучыларны ел саен сынауга әзерләүчеләрнең генә теше үтәчәк. Безнең кебек БДИга ике елга, биш елга бер әзерләүчеләр аны тапшыра алмаячак. Нәрсә кыланырга, укытучыны ничек кысарга белмиләр. Болай да мәктәпләрдә укытучылар җитми, – ди Айгөл Һадиуллина.

Чирмешән районының Лашман мәктәбе директоры урынбасары Илдар Мөбарәкшинның да, хезмәттәшләренең дә имтихан тапшырганы бар икән. Нәтиҗәләре барысыныкы да югары булган.

– Гаепне укытучыдан эзләргә кирәкми. Укучы тырыша икән, укытучы аңа һәрвакыт ярдәм итә һәм ул уңышларга, максатына ирешә. Кызганыч, бездә кеше уңышсызлыкка очраса, үзе түгел, башкалар гаепле. Һәм әллә нинди тузга язмаган нәрсәләр уйлап чыгаралар. Барысы да тискәре, кирәкмәгән фикерләргә нык игътибар итә, – ди ул.

Әти-әниләрнең төрлесе бар. Берәүләр, яхшы укытучыга имтихан тапшыру берни тормый, дисә, икенчеләр, укытучыны юк-бар белән аптыратырга кирәкми, дип саный.

– Нигә аларның башларын катырырга? Аларны психологик яктан үстерергә булышсыннар иде. Шул чакта балаларга карата мөнәсәбәтләре дә башкача булыр иде, – ди ике бала анасы Гүзәлия Галиәхмәтова.

Фикер

Рәис Шәйхелисламов, Идел буе мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм кабат әзерләү үзәге директоры:

– Кирәкми, әлбәттә. Бу укытучыны бик түбәнсетә. Аны балалар белән бер урынга кую булачак. Аннан башка да республикада укытучыларның белемен бәяләү буенча үзәк бар. Педагоглар өч елга бер мәртәбә белемен күрсәтә. Анда нәкъ менә һөнәри осталыкка бәйле сорауларга җавап бирергә туры килә. Җиңел түгел, билгеле. Курсларга килү алдыннан оештырыла ул. Җитешсезлекләрне төзәтү өчен кирәк бу. Укытучы белән җайлап кына эшләргә кирәк. Эшләре болай да бик күп. Кайберләре атнага 40 тан артык дәрес бирә. Шуңа өстәп, тагын БДИ да бирдерсәң, мәктәптән китеп бетәчәкләр бит.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре