Белгеч 50 мең сум пенсия алу өчен күпме акча эшләргә кирәклеген әйтте

50 мең сум пенсия түләсеннәр өчен хезмәт хакының күләме кимендә 130 мең сум тәшкил итәргә тиеш һәм 45 ел дәвамында шундый керем алырга кирәк. КФУ профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох «Татар-информ» агентлыгына шул хакта әйткән.

«50 мең сум күләмендә пенсия алу өчен 300 пенсия баллы тупларга кирәк. Әгәр кеше 40-45 ел эшләсә һәм шушы вакыт эчендә хәзерге кебек 130-150 мең сум хезмәт хакы алса, бу мөмкин әйбер», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта икътисадчы сүзләренчә, хезмәт хакы тулысынча ак булырга, эш бирүче аннан Социаль фондка взнослар түләргә тиеш.

«Моннан тыш, урта ранглы дәүләт хезмәткәрләренең (хәрбиләр, судьялар, прокурорлар) шундый пенсиясе булырга мөмкин», – дигән икътисадчы.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре