Дисксыз шиннарны махсус стеллажларда, яткызып түгел, ә «бастырып» сакларга кирәк. Юкса аларга зыян килергә мөмкин. LEM Solution компаниясе җитәкчесе Евгений Ладушкин «RT» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Белгеч дисксыз шиннарны кояш төшми торган коры урындагы махсус стеллажда, «бастырып», сакларга киңәш иткән. Дисклы көпчәкләрне исә берсе өстенә икенчесен яткырып яки элеп саклау әйбәт булачак.
Моннан тыш белгеч җәйге резинаны, әйтик, гаражда махсус билгеләнгән урында саклау зарурилыгына игътибар иткән. Аны балконда яки фатирда саклау гигиена таләпләрен санга сукмау гына түгел, зур хәтәргә дә китерүе бар, дип кисәткән ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез