Белгеч аючикерткәдән котылуның иң ансат юлын өйрәтте

Кыш – аю чикерткә кебек хәтәр корткычлардан котылу өчен бик әйбәт вакыт. Билгеле булганча, ул үсемлекнең җир астындагы өлешенә зыян сала, чәчкән орлыкларны ашый.

Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова әйтүенчә, корткыч кышлау өчен җылы мохитне сайлый. Шуңа күрә оста бакчачылар көзен (хәзер дә соң түгел) ат яки сыер тиресендә аючикерткә өчен берничә оя ясап калдыра. Каты суыклар башлангач, алар корткычларны ояларыннан алып, җир өстенә ыргыта. Шул рәвешле суыкта бөҗәкләрнең берсе дә калмыйча үлә. Белгеч сүзләренә караганда, аючикерткәдән котылу өчен иң гади һәм нәтиҗәле ысул бу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре