Газетага язылу

Белгеч бала караган чорда больничный буенча түләүләр тәртибен аңлатты

Россиядә бала караган чорда больничный буенча түләүләр күләме сабыйның яшенә һәм иминият стажының озынлыгына бәйле. Бу хакта «РИА Новости агентлыгы»на сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Сигез яшькә кадәрге авыру баланы караган чорда вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие, ата-ананың иминият стажына карамастан, уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнә.

Әгәр балага сигез яшь һәм аннан да күбрәк булса, түләүне исәпләгәндә инде иминият стажы исәпкә алына. Амбулатор дәвалану вакытында беренче ун календарь көндә пособие - стажның озынлыгына бәйле күләмдә, ә аннан соңгы көннәрдә уртача хезмәт хакының 50 проценты күләмендә түләнә.

Баланы стационарда яки көндезге стационар шартларында дәвалаганда түләү күләме тулысынча иминият стажы белән билгеләнә.

Стажга бәйле рәвештә пособие күләме түбәндәгечә тәшкил итә: иминият стажы сигез ел һәм аннан да күбрәк булганда – уртача хезмәт хакының 100 проценты, биш елдан сигез елга кадәр стаж булганда – 80 проценты, биш елдан азрак стаж булганда – 60 проценты.

«SuperJob» сервисы юридик практика җитәкчесе Александр Южалин ачыклык керткәнчә, пособиене исәпләү өчен уртача хезмәт хакы соңгы ике календарь ел өчен билгеләнә. Шул ук вакытта, түләүләрнең күләменә максималь чикләр куела, алар һәр елга аерым билгеләнә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре