Белгеч бер минут эчендә сәламәтлекнең гомуми торышын ничек тикшереп булуы турында сөйләп үткән

Сәламәтлекнең гомуми торышын бер минут эчендә тикшереп карарга мөмкин. Моның өчен бер аякта күпме басып тора алуыңны исәпләп чыгарырга кирәк. Бу хакта «Российская газета» Бөекбритания сәламәтлек саклау хезмәте белгече Селина Лем сүзләренә таянып яза.

Белгеч билгеләп үткәнчә, яшь барган саен бер аякта басып тору авырая. Әйтик, 65 яшьтән соң күпләр шул рәвешле 1-2 секундтан ары басып тора алмый.
Балансны югалту егылу куркынычын арттыра һәм хәтта гомер озынлыгын киметүгә китерә, ди Лем.

Белгеч балансны, көч һәм сәламәтлекнең гомуми торышын бәяләү өчен, кулларны билгә куеп, бер аякны күтәреп торырга тәкъдим иткән.

Аның әйтүенчә 18-39 яшьтәге кешеләр – 43 секунд чамасы, 40-49 яшьтәгеләр – 40, 50-59 яшьтәгеләр – 37 секунд чамасы шундый позада тора алырга тиеш.

Ә инде 60-69 яшьлекләрнең – 30 секунд чамасы, 70-79 яшьтәгеләрнең – 18 секунд, 80 яшьтән өлкәнрәкләрнең – кимендә 5 секунд бер аякта басып тора алуы кирәк.

Белгеч басым ясап әйткәнчә, балансны саклау авыр булса, киләчәктә катлаулы авыруларны булдырмас өчен спорт белән шөгыльләнү киңәш ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре