Чаллыдан галим-биолог Габделхәй Сәмигуллин “Челнинские известия” хәбәрчесенә бәрәңге сабагын кайчан чабуның һәм уңышын кайчан җыеп алуның уңайлырак булачагын аңлатып үткән.
“Уңышын җыеп алганчы, бәрәңге сабагын чабалар. Ни өченме? Яшелчәнең тулысынча өлгереп җитүе, кабыгының тупаслануы өчен кирәк бу. Юкса, казып чыгарганда, яңа уңышны фитофтора зарарларга мөмкин”, – дип билгеләп үткән белгеч.
Бәрәңге казырга чама белән берәр атна кала сабагын чабу әйбәтрәк. Бу вакытта түбәнге яфраклары инде саргайган була.
 Шуннан соң сабакны җыеп киптерергә, яндырып, көлен бакчага күмеп куярга кирәк. Туфракны минераль матдәләргә баетачак ул, дип аңлаткан галим.
 Кышын әйбәт саклансын өчен тамыразыкны вакытында җыеп алу таләп ителә. Белгеч искәртеп үткәнчә, гадәттә бу эшкә сентябрьдә тотыналар. Быел, һава торышының уңай килүе нәтиҗәсендә, уңыш алданрак өлгерә. Әмма барыбер 25 августтан алданрак казымау әйбәт.
Бәрәңге алу өчен Ай календаре буенча уңайлы көннәр: 26, 27, 30, 31 август, шулай ук 1еннән 5 сентябрьгә кадәрге чор.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез