Газетага язылу

Белгеч Гонконг гриппыннан соң чукраклану куркынычына ачыклык керткән

Гонконг гриппын кичерүчеләрнең ишетү сәләтенә зыян килми. Татарстан Сәламәтлексаклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов шулай дип белдергән.

“Грипп белән авыручыларның һәркайсына чукраклану куркынычы янау турында кайбермассакүләм мәгълүмат чараларында пәйда булган мәгълүматлар дөреслеккә турыкилми. Колак эче ялкынсынырга, отит пәйда булырга мөмкин, әмма бу ишетү сәләтенкыска гына вакытка киметә”, – дигән ул.Белгеч шулай ук медикларның Гонконг гриппыннан соң өзлегүләрне һәм аңа гынахас булган билгеләрне теркәмәвен әйткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре