Смоленск дәүләт медицина университетының психиатрия кафедрасы мөдире Андрей Соловьев әйтүенчә, әлеге традиция Яңа елны кешегә үзенең шәхси тормышында яңа вакыйгаларны “язу” өчен чиста бит кебек кабул итү мөмкинлеге бирә.
Бу хакта “Российская газета” Сәламәтлек саклау министрлыгының телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.
Белгеч сүзләренә караганда, төгәл итеп теләнгән теләкләр берничә мөһим функцияне үти: чын максатларны билгеләрдә эчке компас буларак хезмәт итә, эшкә бик көчле этәргеч бирә, чөнки хәтта бик аз гына алга китеш тә күңелдә канәгатьлек хисе тудыра. Шулай ук тормыштагы мөһим кыйммәтләрне искә төшереп, шатлык хисен кире кайтара.
“Теләкләр бүгенге шартларга туры килмәскә дә мөмкин, әмма алар якындагы киләчәктә тормышка ашырылырдай булырга тиеш”, – дигән фикердә Андрей Соловьев.
Белгеч теләк теләүнең нәтиҗәсен арттыру өчен киләчәккә үзеңә-үзең бик тәфсилле хат язарга, теләкләрнең визуаль картасын булдырырга, зур максатны көндәлек тормышта ясалачак кечкенә генә адымнарга бүләргә киңәш иткән. Иң мөһиме: теләкләр якындагы киләчәктә гамәлгә ашырылырлык булсын!
Соловьев фикеренчә, шул рәвешле аңыбыз мөмкинлекләр эзләүгә көйләнеп, эчке уңай үзгәрешләргә юл ача.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез