Казанда җәйнең беренче ае явым-төшем буенча норманы арттырып үтәгән инде. Июньнең беренче яртысында һава температурасы – климат нормасыннан югарырак, икенче яртысында – түбәнрәк булган. Казан метеорологы, профессор Юрий Переведенцев “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Июнь аенда Казанда алмашынучан һава күзәтелде. Айның беренче яртысында антициклон эсселек алып килде һәм температура нормадан югарырак булды. Ә инде икенче яртысында циклоннар өстенлек итте. Соңгы ике атнада һава температурасы – нормадан түбәнрәк дәрәҗәдә, хәзер 20 градус чамасы тәшкил итә. Җәйнең беренче ае явым-төшем буенча норманы арттырып үтәде, 56 мм урынына 70 мм артыграк күләмдә явым-төшем булды”, – дип сөйләп үткән ул.
Переведенцев мәгълүматларына караганда, Казанда июнь аендагы уртача температура климат нормасына якын булачак. Әмма алдагы декадада (26 июньнән 5 июльгә кадәр) һава температурасының нормадан 1-2 градуска түбәнрәк булуы көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез