Күп санлы тикшеренүләр калий, магний һәм кальцийга бай продуктларның кан басымын көйләүгә ярдәм итүен раслаган.
Шул ук вакытта тозны һәм майларны кимрәк куллану мөһим, дип искәрткән белгеч.
“Чыннан да, кан басымын төшерергә ярдәм итәрдәй продуктлар бар. Болар – яфраклы яшелчә (шпинат, кәбестә, руккола) һәм кызыл чөгендер. Организмда алар азот оксидына әверелә. Кан тамырларын киңәйтеп, кан йөрешен яхшыртучы матдә бу”, – дип аныклап үткән табиб.
Ул тикшеренүчеләрнең һәр көн саен 250 мл чөгендер согы куллануның гипертониядән интегүчеләрдә кан басымын 2-4 атна эчендә төшерүен ачыклауларын әйткән.
Исемлеккә шулай ук солы һәм калий чыганаклары: банан, бәрәңге, фасоль, помидор кергән. Табиб майлы балыкны аерым билгеләп үткән.
“Кызыл балык, скумбрия, сельдь турында сүз. Омега-3 май кислоталарына бай чыганаклар бу. Алар кан тамырларында ялкынсынуны киметә, тамырларның сузылмалылыгын арттыра”, – дип өстәгән табиб.
Ольга Стойко сүзләренә караганда, телгә алып үтелгән продуктлар “тылсымлы дару” түгел, ләкин тоз куллануны киметү, күбрәк хәрәкәтләнү, гәүдә авырлыгын контрольдә тоту белән үрелеп барганда, аларның файдасы зур.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез