Зурларга чирдән дәваланганда – организмның ныгуы таләп ителгән очракта гына көндез йоклау киңәш ителә. Казанның 8нче балалар шәһәр хастаханәсе неврологы һәм штаттан тыш йокы белгече Айдар Вәлиев «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, сәламәт кеше өчен (балалар турында сүз бармый) көндез йоклау кирәкми.
Белгеч билгеләп үткәнчә, көндезге йокы, ял иткәндәй хис тудырып, төнге йокыга зыян сала. Бу исә кичен тиз генә йоклап китә алмау һәм төнге сәгатьләрдә еш уяну белән яный.
Шулай да, табиб сүзләренә караганда, көндез бик нык алҗыганда 15-20 минут кына черем итеп алудан зыян юк. Кыска вакытлы мондый ял гадәттә төнге йокыны бозмый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез