Көзен –5 кә кадәрге һава температурасы борчу тудырмаска тиеш. Күпьеллык үсемлекләр озакка сузылмаган кырауны җиңел кичерә. Мондый чыныгу аларга файдалы да әле: үсемлекләргә кышкы «йокы»га акрынлап кына күчәргә һәм иммунитетларын ныгытырга ярдәм итә.
Ә менә һава температурасының 6 көн рәттән –7...–10 градус торуы үсемлекләр өчен куркыныч тудыра. Гадәттә безнең якларда октябрь азагында яшь агач-куакларны каплап бетерергә тырышалар. Ләкин быелгы кебек җылы көздә бу эшне ноябрьгә калдыруның да, файдасыннан кала, бернинди зыяны булмаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез