Газетага язылу

Белгеч ни өчен грейпфрут согының тешкә зыян салуын аңлатты

Грейпфрут согы витаминнар һәм антиоксидантларга бай. Шуңа күрә иммунитетны сакларга ярдәм итә. Ләкин органик кислотасының күп булуы теш эмаленә тискәре йогынты ясый. Табиб Елена Хохлова «Газета.ру» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

«Тикшеренүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, грейпфрут һәм лимон соклары, башка җиләк-җимешнеке белән чагыштырганда, теш эмаленә зуррак дәрәҗәдә җимергеч тәэсир ясый», – дип билгеләп үткән белгеч.

Аның әйтүенчә, грейпфрут согының начар тәэсиреннән котылу өчен, эчкәннән соң, авызны чайкарга яки су  (банан согы да ярый) кушып эчәргә кирәк.

Әлеге эчемлекнең бавырга зыяны турында да ишетергә туры килгәли. Әмма Хохлова аңлатып үткәнчә, сокны дару белән бергә кулланганда гына шулай булырга мөмкин. «Грейпфрутта бавыр һәм эчәкләрне чистартучы, даруларны эшкәртүче төп ферментның эшенә «аяк чалырдай» матдә – фуранокумарин бар.  Шуңа күрә сокны дару белән бергә эчү бавырга авырлык китерергә мөмкин», – дип аңлатып үткән табиб.

Аның сүзләренә караганда, ашказанының лайласыман тышчасына зыян салмас өчен, грейпфрут согын ач карынга эчәргә ярамый. Бигрәк тә ашказаны-эчәкләрендә көйсезлекләр булган кешеләргә кагыла бу.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре