«ПДС – дәүләт ярдәмендә акча җыюның ихтыяри системасы. Моның өчен дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (НПФ) белән килешү төзеп, даими рәвештә шуңа акча кертеп барырга кирәк», – дип аңлатып үткән Ермилова. Төп асылы шуннан гыйбарәт: сез керткән акчага дәүләт тә өсти: ун ел дәвамында елына 36 мең сумга кадәр.
Әмма дәүләт ярдәме күләме керем күләменә бәйле. Мәсәлән, кереме 80 меңнән артмаганнарның 1 сумына – 1 сум, ә югарырак керемлеләргә – кимрәк өстәлә, ләкин барыбер файдасы булачак, дигән финанс белгече.
Моннан тыш дәүләт ПДС системасы счетындагы акчаны 2,8 миллион сумга кадәр иминиятләштерә. Банкка салынган акча белән чагыштырганда, ике тапкыр зуррак күрсәткеч бу.
Акчаны пенсия яшенә җиткәч, яки килешү төзегәннән соң 15 ел узгач, бер тапкыр, билгеле бер вакыт аралыкларыннан соң яки гомер буе алырга мөмкин.
Моннан тыш, программа кысасында, түләнгән НДФЛның бер өлешен кире кайтару каралган.
Шулай ук тупланма пенсияне дә ПДС системасына күчереп була. Мондый саклык акчаны мираска тапшыру мөмкинлеге күздә тотылган.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә әлеге программа 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез