Белгеч стрессның яшерен билгеләре турында әйткән

Яшерен стресс физик, психик, шулай ук эмоциональ халәттә чагылыш таба.

Стресс кичерүче гадәттә бик ярсучан, елак, көйсез кешегә әйләнә. Ләкин кайвакыт әлеге халәт яшерен формада да уза. Бу исә аннан котылуны авырлаштыра.
Белгечләр әйтүенчә, кискен стресс халәте гадәттә бер көннән берничә көнгә кадәр дәвам итә. Ләкин кеше озак вакытлар буе тискәре факторлар йогынтысында яшәсә, организм шуңа җайлашып, стресс яшерен формага күчәргә мөмкин.

Яшерен стресс физик, психик, шулай ук эмоциональ халәттә чагылыш таба. Физик дәрәҗәдә – бөтен гәүдә (хәтта күзләр) авырту, чәч коелу, йөрәк тибеше ешаю, йокысызлык, аппетит югалу, баш авырту һәм хәтта теш сызлау булырга мөмкин бу.

Психик дәрәҗәдә исә хәтер, фикерләү сәләте начарая. Эмоциональ дәрәҗәдә – кәефсезлек, алҗыганлык һәм ялкаулык баса.
Яшерен стресска каршы көрәшү өчен, иң элек аны танып, сәбәбен билгеләргә кирәк. Моның өчен көндәлек алып бару әйбәт. Кәефтәге үзгәрешләрне күзәтеп бару һәм стресс сәбәпләрен ачыклау өчен бик уңайлы булачак ул. Моннан тыш киеренкелектән котылу ысулларын (әйтик, һичьюгында, скандинавларча йөрү яки шәһәр җирендә бассейнга йөрү) табу мөһим.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре