Белгеч: «Тиешсез урында су коенучыларны 15 тәүлеккә "утыртырга» мөмкиннәр

Тиешсез урыннарда су коену штраф яки, җәмәгать тәртибен санга сукмау да өстәлсә, административ арест куркынычы белән яный. Җәмәгать эшлеклесе Дмитрий Бондарь “News.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләгән.

Аның әйтүенчә, кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау максатында шундый чаралар күздә тотылган.
“Кыргый пляжларда су коену штрафка китерергә мөмкин. Тыюлар тикмәгә генә кертелми: кешеләрнең иминлеген кайгырту һәм табигатьне саклау максатын күздә тота алар. Тиешсез урыннарда су коенучыларны РФ КоАП берничә статьясы буенча җәза чарасына тартырга мөмкин”, – дип билгеләп үткән Бондарь.
Белгече кисәтеп үткәнчә, “Су коену тыела” дигән урыннарда, суга керү административ җаваплылык белән яный.
“Мондый очракта штраф күләме 1 мең сумга кадәр тәшкил итә. Су коенуның җәмәгать тәртибен бозуга әйләнүе дә бар. Бу очракта инде вак-төяк хулиганлык өчен җавапка тартырга мөмкиннәр. Мондый хәлгә юл куючыга 1мең сумга кадәр штраф билгеләнергә һәм ул хәтта 15 тәүлеккә кадәр кулга алынырга мөмкин” , – дип аңлатып үткән Бондарь.
Аның сүзләренә караганда, кайбер төбәкләрдә өстәмә чикләүләр гамәлдә булып килә. Шуңа күрә штрафлар күләме дә аерылырга мөмкин.
“Кайбер төбәкләрдә җирле хакимиятләр тиешсез урыннарда су коенган өчен үз кагыйдәләрен билгели. Шуңа күрә кайдадыр – штрафка тарталар, кайдадыр – кисәтеп кенә калалар. Әмма шуны истә тотарга кирәк: махсус җиһазландырылмаган урыннарда су коену бәла китереп чыгарырга мөмкин. Кыргый пляжларда коткаручылар юк. Ә су төбендә чокырлар яки көчле агым булу ихтималы бар.. Су коену өчен рәсми пляжларны гына сайларга кирәк. Аларның исемлеген МЧС яки җирле хакимиятләр төзи”, – дип өстәгән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре