Американың иң зур тиражлы газетасы «Уолл стрит джорнэл»: «Брюссельдә Евросоюз илләренең Стратегиядә үзсүзле, таркала баручы державалар итеп сурәтләнүе, аларны демократияне басып торучы хөкүмәтләр идарә итә дип билгеләнүе шок тудырды. Бу еврочиновниклар өчен салкын душ булды», – дип яза. АКШ белән Евросоюз арасыннан узган кара мәче глобаль икътисадка шактый ук зыян салырга мөмкин. Финанс аналитиклары Европа АКШның облигацияләр базарын 2,3 триллион долларлык бурыч кәгазьләре сатып җимерү белән яный дип әйтәләр.
Зур түнтәрелеш алдыннан көнбатыш хакимиятләре, чынлап та, гадәттән тыш куәтле цензура кертә: социаль челтәрләр томалана, сәясәтчеләрне тәнкыйтьлүчеләргә зур штрафлар салына һәм төрмә ишекләре ачыла. Германиянең милли газетасы Die Welt 2024 елда илдә сәяси эшлеклеләрне хурлаган өчен 327 кешенең хөкем ителүен яза. Бу 2022 елдагыга караганда 3 тапкыр күбрәк. Америкада да Трамп цензурасы көчәя. Ак Йорт сугыш министры Хегсетның җинаятьчел әмере турында язган өчен Washington Postны «үткән атнаның медиаҗинаятьчесе» дип атады.
Неоколониализм шартларында яшәүче Африка дәүләтләре атна саен ким дигәндә бер дәүләт түнтәрелеше оештыралар. Үткән атнада чираттагы фетнә Көнбатыш Африкадагы 14 миллионлап кеше яшәгән Бенин дәүләтендә булды. 7 декабрьдә подполковник Паскаль Тигри үзенең Президент Патрис Талонны түнтәрүе турында игълан итте. Дәүләт телевидениесе ул игъланны кат-кат кабатлады. Ләкин гыйсъянчылар телевидениене генә кулга төшерергә өлгергәннәр. Армиянең төп көчләре ил лидерына хыянәт итмәүләрен белдерде һәм фетнә барып чыкмады.
Дөньяны яулап алырга омтылган Израильдә вазгыять катлаулы. Непалдагыга охшаган дәүләт түнтәрелеше оештырырга чакыручылар бар. Алар тиз кулга алына, билгеле, әмма социаль киеренкелек үсә. «Латет» дип аталган бәйсез оешма: «Соңгы ике-өч елда Израильдә яшәү бәяләренең коточкыч артуы халыкның ярлылануына китерә», – дип чаң суга. Социологлар гаиләләрнең 26,9 проценты үзләрен азык-төлек белән тәэмин итә алмый, диләр. Өч баланың берсе ачыга дип тә чаң сугалар. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 27,5 процентка күбрәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез