Бензинны тотып тору

Май аенда Финанс министрлыгы 2025 ел бюджетын бер тапкыр кисеп теккән иде. Ул чакта планлаштырылган бюджет дефициты урынына реаль дефицит пәйда булды да, җитмәгән акча күләме, 3 тапкырдан да артып, 3,8 триллион сумга кадәр үсте. Дефицитның төп сәбәбе нефть һәм башка чимал керемнәре кимү иде. Министрлык көзгә Дәүләт Думасына бюджетның чыгым өлешен кыскарту буенча яңа тәкъдимнәр кертәчәк. Керемнәр кими, бюджет дефициты үсә чөнки. Белгечләр, бюджет дефициты 4,5–7,7 триллион сумга ук җитәргә мөмкин, диләр.

Илдә бюджет дефицитыннан тыш тагын бер дефицит пәйда булып ята. Бензин кытлыгы яный. Хөкүмәт ягулык экспортын тыюга карамастан, бензинның биржа бәяләре көн саен яңа рекордлар куя. Ел башыннан ул бәяләр 50 процентка кыйммәтләнгән инде. Ваклап сату бәяләре акрынрак темплар белән үсә, чөнки берничә ел элек хөкүмәт нефтьчеләр белән демпфер килешүе төзегән иде: бәяләр күтәрелгәндә, югалтуларны бюджет каплый һәм бу ягулык салу станцияләрендә тотрыклылык тәэмин итә. Менә бу соңгысын, ягъни тотрыклы бәяләрне саклау соңгы атналарда кыенлаша, чөнки субсидияләүне арттырырга кирәк, бюджет болай да кысыр. Ваклап сатучылар да бәя өстәргә мәҗбүр. Мотор ягулыгының барлык товарларның да үзкыйммәтендә зур урын алып торуын искә алсак, бу тармакта бәя үсеше гомуми инфляцияне югарыга этә.

Вазгыять чынлап та катлаулы. «Российская газета» моннан берничә көн элек «Биржевые котировки бензина бьют рекорды: почему не сработал запрет на экспорт и что будет с ценами на АЗС» дигән материал бирде. Анда: «Да, есть установка, чтобы цены на АЗС не росли выше инфляции... Но установка – не закон» дигән юллар бар. Кыскасы, федераль хөкүмәтнең рәсми газетасы, бензин бәяләренең үсеше котылгысыз, дигән аналитик нәтиҗә ясый.

Килеп туган вазгыятьтә хөкүмәт йоклап ятмый. «Интерфакс» хәбәр иткәнчә, нефть компанияләре җитәкчеләрен 14 августта энергетика өчен җаваплы вице-премьер Новакка киңәшмәгә җыячаклар. Әлегә АЗС бәяләре үткән елгыдан 11 процентка артып киткән. Бу рәсми инфляциядән югары. Бәя үсеше дәвам итәр төсле, чөнки бензин запаслары юк диярлек.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре