"Бер атна чамасы вакыт калды": 15 июльгә кадәр кемнәр хисап тотарга тиеш?

Узган ел өчен керемгә салымны түләп бетерергә бер атна чамасы вакыт калды. Белгечләр әнә шулай дип кисәтә. Юкса салым түләргә соңга калган һәр көн өчен штраф исәпли башлаячаклар. 15 июльгә кадәр кемнәр хисап тотарга тиеш?

Билгеле булганча, узган ел керем алучылар бу елның 2 маена кадәр декларация тапшырды. 15 июльгә кадәр, бу көнне дә кертеп, әнә шулар салым түләп бетерергә тиеш тә инде.

Кайсы очракта түлисе?

  • Торак, җир яки транспорт чарасын сатканда;
  • Милекне арендага биреп торганда;
  • Шәхси эшкуар, нотариус һәм адвокат эшен алып барганда;
  • Якын булмаган туганыңнан кыйммәтле бүләк алганда;
  • Чит илдәге чыганаклардан керем алганда;
  • Лотереяда 4–15 мең сум акча отканда;
  • Кыйммәтле кәгазьләр сатканда.

Соңга калсаң, ни була?

Салымны вакытында түләмәсәң, әҗәтнең 20 проценты, ә моны белә торып та эшләмәү расланган очракта 40 проценты күләмендә штраф салырга мөмкиннәр. Моннан тыш, салым түләргә соңга калган һәр көн өчен Үзәк банкның рефинанслау ставкасының 1/300 өлеше күләмендә пеня исәпләнәчәк. Ул, бурычны каплаганчы, көн саен «тамып» торачак.

Кемнәр азат ителә?

Керемгә салымны кайсы очракта түлисе юк икәне дә билгеле. «Физик затлар ике очракта керемнәре өчен хисап тотудан азат ителә. Беренчедән, мирас итеп алган, приватизацияләнгән, якын туганыңнан бүләк буларак яки рента килешүе буенча алган һәм бердәнбер милеккә өч ел хуҗа булып торганда, салым декларациясе тутырырга кирәкми. Калган барлык очракта да кеше милеккә биш ел һәм аннан да күбрәк вакыт хуҗа булырга тиеш», – дип аңлатты матбугат очрашуларының берсендә Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин. Аның әйтүенчә, күпме вакыт хуҗа булып торуга карамастан, бәясе 1 миллион сумга кадәр милек һәм 250 мең сумга кадәр транспорт чаралары өчен дә салым салынмый. Әмма бу сату-алу килешүенә теләсә нинди бәя язарга ярый дигән сүз түгел. Салымчылар милекнең кадастр бәясен исәпкә ала.

Милеккә салым чигерүен ничек кайтарырга?

Хезмәт хакыннан, керемнәрдән тотылып калган акчаның бер өлешен салым чигерүе буларак кире кайтарырга мөмкин. «Вычет» берничә төргә бүленә. Арада иң еш кулланыла торганы – милеккә салым чигерүедер, мөгаен. Милек бәясенең ике миллион сумыннан «вычет» кайтарып була. Ягъни кеше милек өчен түләгән акчаның 260 мең сумын кире кайтара ала. Салым чигерүе еллык хезмәт хакыннан тотып калынган салым күләмендә түләнә. Калган сумма да янмый, ул киләсе елларга чигерелә. Милек «вычет»ына тиешле сумманы бер объекттан кайтарып бетермәсәң, аны икенчесеннән алырга да мөмкин. Әмма бу 2014 елның 1 гыйнварыннан соң тораклы булучыларга гына кагыла. Милекне моңа кадәр үк сатып алгансыз икән, сез салым чигерүенә гомер эчендә бер мәртәбә генә дәгъва кыла аласыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре