• Фото: rubin-kazan.ru

Бер баскыч өскә. «Рубин» чемпионатны җиденче урында тәмамлады

Хоккейдагы кебек футболда да – яңа чемпион. Ярославль «Локомотив»ы үз тарихында тәүге мәртәбә Гагарин Кубогын отып, ике көн узгач, «Краснодар» футболчылары да күптәнге хыялларына барып җиттеләр. Шулай итеп Санкт-Петербург «Зенит»ының алты елга сузылган патшалыгы тәмамланды. «Рубин» исә чемпионатны җиденче урында тәмамлады. Узган елгыдан бер баскычка өстәрәк.

Сезонның соңгы очрашуын Казан футболчылары Татарстан башкаласында уйнады һәм премьер-лигадан төшеп калган «Оренбург»ны 4:2 исәбе белән отты. Уенның ни дәрәҗәдә мавыктыргыч булганын чамалау өчен беренче таймда 19 минут эчендә ике яктагы капкаларга 5 туп кергәнен күрү дә җитә. Бу очрашуның нәтиҗәсе «Рубин»ның турнир таблицасындагы урынына берничек тә тәэсир итмәде: җиңелсәләр дә, җиденче урында калачаклар иде. Әмма команданың төп һөҗүмчесе Мирлинд Даку чемпионатның иң күп туп керткән уенчысы исеме өчен көрәште. Кызганыч, бер генә тапкыр уңышка ирешә алды һәм 15 гол белән бомбардирлар исемлегендә икенче урында калды. Беренче урында 17 гол белән «Спартак»тан Манфред Угальде. Даку киләсе сезонда кайда уйнар? Әлегә бу сорауга төгәл җавап юк. Албан футболчысын сатып алырга теләүчеләр Россиядә дә, Европада да бар, диләр. Согуд Гарәбстаны турында сүзләр йөри. Аңлашыла, «Рубин»ның да төп һөҗүмчесен югалтасы килми. Әмма бәясе яхшы булганда, сатып җибәрү клуб бюджетына зур файда китерәчәк. Футболда икътисад кануннарын да исәпкә алырга туры килә. «Оренбург»ның баш тренеры Владимир Слишкович Дакуның бәясен дә әйтеп китте әнә: мондый футболчы өчен 15 миллион евро сорарга була. Сүз уңаеннан, Казан клубы аны 1,5 миллион еврога сатып алган иде. Аермасын калькуляторсыз да күрергә була. 

«Оренбург»ны җиңеп, «Рубин» әле Корбан Бәрдыев заманнарыннан, төгәлрәк әйтсәк, 2010 елдан бирле сакланып килгән рекордны яңартты: Казан футболчылары үз кырында рәттән җиденче очрашуны җиңү белән тәмамлады. Бүгенге «Рубин»ны ул вакыттагы команда белән чагыштырып булмый, әлбәттә. 2010 елларда чемпионат лидеры булдылар, Европадагы дәү клубларны куркытып тордылар. Бүген исә турнир таблицасының уртасындагы көчле команда. Дөресрәге, байлар төркеме – «Краснодар», «Зенит» һәм Мәскәүдәге 4 клубтан соң иң көчлесе булып «Рубин» танылды.

Аның каравы, ниһаять, тотрыклылык барлыкка килде. Бер чиктән икенчесенә ташлану чоры тәмамланды дип өметләник. Тотрыклылык турында соңгы очрашудан соң баш тренер Рәшит Рәхимов та әйтте. «Иң мөһиме – безнең коллектив бар. Мин канәгать. Кемгәдер «эләктерәм» икән, калганнары аңа теләктәшлек күрсәтә. Мондый коллектив булу бик зур нәрсә», – диде ул. Тотрыклылыкка нигез салучыларның берсе Рәшит Рәхимов үзе. Хәзер шуны сакларга кирәк булачак.

Премьер-лигадагы төп вакыйга исә «Краснодар»ның чемпион исемен яулавы. Россия футболына яңа сулыш өргән әлеге клуб инде узган ел ук җиңүгә барып җиткән иде. Әмма тәҗрибә җитмәү аркасында уңышны тотып кала алмады. Бу юлы исә хата ясамадылар. Шулай итеп, рәттән 6 мәртәбә чемпион булган «Зенит» быел икенче урында калды. Санкт-Петербург клубы 100 еллыгын бәйрәм иткән сезонда бер турнирда да уңышка ирешә алмады. Бу ике вакыйга Россия футболында яңарыш буласына һәм киләсе сезоннарда көндәшлек артасына ишарәли. Мәскәү клубларының да кабат югарыга күтәреләсе килә. «Рубин»га да алар артыннан иярергә вакыт.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре