Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлегә 70 мең гектардан 295 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган. Уңыш гектарыннан 41,9 центнер чыга. Июльнең беренче яртысы яңгырлы торгач, игенчеләр аз борчылмады. Тик соңгы көннәрдәге аяз һәм эссе һава торышы ашлыкны һәм җирләрне киптерергә мөмкинлек бирде. Россия Авыл хуҗалыгы үзәге хезмәте белешмәләре буенча, көзге бөртеклеләрнең дымлылыгы – 17–55, көзге рапсныкы – 10–29 процент. Аяз көннәрдә бөртеклеләрнең дымлылыгы көн саен якынча ике процентка кими, ди белгечләр.
Урып-җыюга керешер алдыннан гына ягулык тирәсендә барган ыгы-зыгы игенчеләрнең кәефенә йогынты ясамаган анысы. Без аралашкан идарә башлыкларының барысы да ягулык белән авырлыклар булмавын әйтте. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, республика хуҗалыкларында 411 ашлык киптерү җайланмасы бар, шуларның 119 ы дизель ягулыгы куллана. Сүз уңаеннан, республикада 2,5 млн тонна ашлык саклау мөмкинлеге булган 39 элеватор бар. Аларда һәм ашлык кабул итү пунктларында узган елдан калган 545 мең тонна бөртекле саклана.
Азнакай районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рамил Исламов әйтүенчә, иген июль уртасында ук өлгерсә дә, урып-җыюга чыгарга яңгыр комачаулаган. Уракка исә узган атна башында чыкканнар.
– Ашлыкны артык дымлы димәс идем, 12–15 процент тирәсендә, җилләп өлгерә. Ә менә җир бик юеш. Комбайннар кайбер кырларга керә алмыйча, кире борылып китә. Көзге бодайның уңдырышлылыгы төрле җирдә төрлечә. Яхшы каралган, ашлама күп кертелгән җирләрдә гектарыннан 40 центнер тирәсе чыга. Ягулык буенча бераз курку бар иде. Шөкер, анысы да уңай хәл ителеп килә. Бераз бәясе дә төште. Шуңа күрә әлегә зур авырлыклар күренми. Иң мөһиме явым-төшем булмасын иде, – ди Рамил Исламов.
Беренчеләрдән булып урып-җыюга чыгучылар рәтендә Минзәлә районы да бар. Идарә башлыгы Илфар Халиков сүзләренчә, уңыш яхшы чыга: гектарыннан 50 центнер.
– Уракка елдагыча төштек. Иртә дә түгел, соң да түгел. Яңгыр явып тоткарламаган булса, бераз иртәрәк тә кузгалган булыр идек. Уңыш күләме яхшы, тик бәяләр начар. Кыр эшләренең үзкыйммәте артты, ә ашлык хакы һаман да түбән килеш кала. Ихтыяҗ да юк. Язгы корылык һәм июльдәге яңгырларның да тискәре йогынтысы булмый калмады. Узган елгы ашлык запаслары күп түгел, агрохолдинглар урнаштырып бетереп бара. Шуңа күрә башкалар кебек үк без дә соңгы елларда техник культураларга игътибарны арттырдык. Көнбагыш, рапска сорау зур, бәясе дә яхшы, – ди Илфар Халиков.
Урып-җыю белән бергә терлек азыгы да әзерләнә. Күпьеллык үләннәрнең инде икенче катын чабып ала башлаганнар.
– Иң мөһиме ягулык белән проблема юк. Берара кризис сизелде, тик хуҗалыкларга ул кагылмады. Запаслары бар иде. Яңгыр күп яуды, дисәк тә, көзге чәчү өчен анысы да кирәк. Шуңа күрә табигатьтән узып берни дә эшләп булмый. Ләкин өлгергән ашлыкны вакытында амбарга кайтарыр өчен без үзебездән торганның барысын да эшләргә тиеш, – ди идарә башлыгы.
Зәйлеләр уракка төшкәнгә бер атнадан артып киткән. Монда да комбайннар тулы куәткә эшли. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев әйтүенчә, агрохолдинглар да, фермерлар да – басуда. Әлегә 4 мең гектардан артык җирдән 21 мең тоннага якын ашлык җыеп алганнар. Уңыш гектарыннан 53,2 центнерны тәшкил итә.
– Иң элек көзге бодайга керештек. Әлегә шуның 22 процентын җыеп алдык. Фермерларның 1033 гектар җире бар, алар да урып-җыюны башлап җибәрде. Бервакытта да ел елга охшап килми. Һәр ел үзенчәлекле. Ел да: «Бу ел авыр булыр, ахры», – дип башлыйсың да, икенче сезонда: «Узганы яхшырак булган икән әле», – дисең һәм алга барасың. Быел язын җир дымлы, көннәр кояшлы торды. Ашлык тиз өлгерде. Ләкин аңа карап, урып-җыюга иртәрәк керешә алмадык. Узган берничә ел белән чагыштырып карасак, уракка уртача вакытта төштек. Моңа кадәр 8 августта, хәтта 25 августта чыккан еллар да булды, – ди ул. – Быелгы урып-җыюның үзенчәлегенә килгәндә, явым-төшем күп булгач, чүп үлән дә яхшы үскән. Комбайннарга анысы да комачаулый. Ашлыкның да дымлылыгы югары. Тик ике зур элеваторның киптергечләре яхшы эшли. Шуңа күрә монысы авырлык тудырмый, – ди Фәргать Камалиев.
– Тагын бер мәшәкать булды. Ашлыкка гербицидлар сиптергән вакытта интернет начар эшләде. Шуңа күрә кайбер урыннарда туфрак тиешле дәрәҗәдә эшкәртелмәде, – ди идарә башлыгы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез