Бер йодрык: «Милләт җыены»нда яңгыраган төп фикерләр

Бердәмлек Сабан туе, җыен һәм бәйрәмнәрдә генә түгел, сынаулы минутларда да кирәк. Дин белән тел аерылгысыз булырга тиеш. Тел язмышы шәһәрләрдә хәл ителә. «Милләт җыены»ның пленар утырышында яңгыраган төп фикерләр әнә шул булды. Быел ул Россиянең 68 төбәгеннән һәм 28 чит илдән меңгә якын татарны берләштерде. Милләттәшләр рухи Ватаннарында үзләре һәм киләчәк буын өчен таяну ноктасы эзләде.

Аерылганны...

90 яшен тутырган аксакал, Россиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Касыйм Йосыпов «татар» дигән системаның бөтенлеген югалтып, вак кисәкләргә бүленә башлаган чорын искә алды.

– Татарларны дөнья буйлап сибелгән халык дип әйтергә яраталар. Үзебез дә моңа күнегеп киләбез кебек. Әмма минем исәпләүләрем буенча, татарның 88,2 проценты үзләренең тарихи Ватаннарында яши. Димәк, аларны үз Ватаннарында «диаспора» дип атау дөрес булмас иде. Ягъни без – ясалма чикләр аркасында гына төрле кысаларга кертелеп, кавыша алмаслык Сак-Сокларга әйләнгән халык, – дип башлады ул сүзен. – Нәтиҗәдә «татар» дигән система, бөтенлеген югалтып, вак кисәкләргә бүленә башлаган иде. Узган гасырның 90 нчы елларындагы яңарыш, аның җимеше булган Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы, төбәкләрдәге татар матбугаты, социаль челтәрләр белән бергә менә шушы кисәкләрне берләштерүгә иреште. Конгресс тырышлыгы белән меңьеллык Сабан туе бөтен халкыбызның визит карточкасына әйләнүен мисал итеп китерергә була. Инде татар милләтен барлау төгәлләнде дип әйтсәк тә була, хәзер аны саклау һәм үстерү стратегиясенә таянып яшәргә һәм эшләргә вакыт җитте.

Касыйм ага Татарстан һәм Башкортстан, татар һәм башкорт мөнәсәбәтләренә дә аерым тукталды. Аерылсак, беребез артыннан беребез юкка чыгачакбыз. Бергә булсак, саклана да, үсә дә алачакбыз. Бу – аның сүзләре.

– Тугандаш ике төбәк – Татарстан һәм Башкортстанны тел һәм диннән тыш икътисад та берләштерә. Хәзерге вакытта җыелма төбәк продуктының ике республикадагы суммар куәте Россиядәге калган республикаларның суммар куәтенә тәңгәл, – диде ул. – Бүген Башкортстандагы татар милли-мәдәни тормышы пыскыган учак түгел. Татар театрлары эшли, татар телендә утыздан артык газета-журнал нәшер ителә, радио-телевидение каналлары эшли. Басым ясап әйтәсем килә: Уфа татарлары Татарстан белән бергә бөтен татар милләтенең умыртка баганасы булуын онытмыйк.

«Тел язмышы шәһәрдә хәл ителә»

Бердәмлек бәйрәмнәрдә генә искә төшәргә тиеш түгел. Башкортстаннан килгән аксакал соңгы арада аеруча сызлаган урын – туган тел мәсьәләсендә дә бердәмлек кирәклеген әйтте.

– Соңгы айларда Татарстандагы татар теле өчен көрәш республика чикләреннән чыкмаган кебек чалымланды. Уфа татарлары язмышы Казан игътибарыннан читтә калмасын иде. Тел язмышы кыл өстендә калып барганда, мәктәпләрнең саны кимүенә, туган телдә уку сәгатьләренең кыскаруына беркем дә битараф кала алмый. Мондый хәлгә федерация составындагы барлык республикаларның уртак фикере дә бик урынлы булыр иде. Башкортстанда татар теленең статусы көн тәртибеннән төшкәне юк. Федерация составындагы күпмилләтле республикаларда берничә дәүләт теле булу моңа кадәр киеренкелек китереп чыгармады, – дип тәмамлады чыгышын Касыйм Йосыпов.

Тел мәсьәләсе турында сөйләшүне яшьләр дәвам итте. «SKYTAT» татар теле онлайн мәктәбе җитәкчесе, Әстерхан татары Данил Идиатуллин телне үстерүдә аралашу мохитенең әһәмияте турында сөйләде.

– Мин Әстерханда туып үстем, хәзерге вакытта Казанда яшим. Бу чыгышымны биш ел элек ясаган булсам, «Исәнмесез! Простите, плохо говорю по-татарски, разрешите продолжить на русском», – дип әйтер идем. Ләкин, шөкер, биш ел дәвамында татар телен өйрәнгәч, бүген мин сезнең алда саф татарча чыгыш ясый алам, – диде Данил, алкышларга күмелеп. – Татар телен Мәскәүдә, кечкенә генә сөйләм клубында өйрәнә башладым. Шуннан соң бу эшне тагын да җәелдерергә уйладык. Бу миңа гына түгел, йөзләгән кешегә татар телен өйрәнергә ярдәм итте.

Данил Идиатуллин соңгы елларда «әбиләр институты»ның юкка чыгуын ассызыклады.

– Бүген баланы авылга кайтару юлы да эшләми – «әбиләр институты» юкка чыга башлады. Аларның оныклары белән «Привет, улым\кызым!» дип сөйләшкәнен еш күрергә туры килә, – ди Данил. – Бүген тел язмышы шәһәрләрдә хәл ителә. Шуңа да мин татар теле курслары һәм клубларын шәһәрләрдәге төрле оешмаларда оештырырга тәкъдим итәм. Моның өчен муниципаль оешмаларга дәүләт биреме булырга һәм тел проектлары өчен даими грант системасы эшләргә тиеш. Минем шулай ук яшьтәшләремә мөрәҗәгать итәсем килә: телебезнең киләчәге безнең җилкәгә төшкән икән, үз җирлекләребездә кулдан килгәнчә эшлик, сөйләм клублары булдырыйк. Без сезгә ярдәм итәргә әзер.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов:

– Безнең комиссия (Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе турында сүз бара.Авт.) бар. Аралашу урыннары буенча күрсәтмәләр булыр, грантлар мәсьәләсен дә карарбыз. Безгә мондый инициативалы егет-кызлар кирәк. Яшьләр аралашырга тиеш. Ярдәм итәрбез.

Казахстанның Абай өлкәсендәге «Мирас» яшьләр этномәдәни берләшмәсе рәисе Мәдияр Насыйров исә Татарстаннан читтә яшәүче татар яшьләре арасында да туган телләрен өйрәнү һәм аралашу даирәсен киңәйтүдә ихтыяҗ булуын белдерде. Бу җәһәттән ул өч тәкъдим белән чыгыш ясады.

– Беренчедән, читтә яшәүче татарлар белән эшли торган укытучылар әзерләргә кирәк. Тел өйрәнү курслары онлайн форматта башланып, Казанда практика белән тәмамланса, нәтиҗәлерәк булыр иде, – дип сөйләде ул. – Татар теле – чын мәгънәсендә бай тел, һәм дөньяның төрле почмакларында «яшәве» нәтиҗәсендә аның күптөрле үзенчәлекләре сакланган. Ләкин без әдәби телне белергә тиеш. Аны укытуда чит ил татарлары өчен дә уртак методика булдыру телне саклауда зур файда китерәчәк. Әдәби тел югала икән, милли йөзебезне билгеләгән алтын нигезебез юкка чыгарга мөмкин.

Мәдияр Насыйров яшьләр арасында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар һәм бәйгеләрнең дә күп булуын тели. Монысы – икенче тәкъдиме.

– Өченчедән, төрле төбәкләрдә татар лагерьлары системасын киңәйтергә кирәк. Мондый лагерьларга барган балалар татар теленә һәм тарихына зур кызыксыну белән кайталар. Димәк, бу да – файдалы алым, – дип өстәде Казахстаннан килгән кунак. – Безнең сүзләребезнең, тәкъдимнәребезнең төп максаты татар телен, мәдәниятен, милли рухыбызны саклап калу гына түгел, ә аны киләчәк буыннарга лаеклы рәвештә тапшыру да. Телебезне үстерсәк, ул безне һәрвакыт берләштерәчәк, кайда гына яшәсәк тә, уртак нигезебез булып калачак.

Сыналу

Бүгенге катлаулы чорда мөселманнарның, барча милләт һәм дин вәкилләренең максаты бер – Ватанны саклау юлында бердәм булу. Ульян өлкәсе вәкиле, Хәрби Һава Көчләрендә имам-ахун, махсус хәрби операциядә катнашучы Али хәзрәт Шәмшетдинов чыгышын әнә шул сүзләрдән башлады.

– Махсус хәрби операция зонасында төрле милләт халыклары – руслар, татарлар, дагыстанлылар, имамнар белән батюшкалар бер сафта. Сугыш хәрәкәтләре барганда атеистлар бөтенләй булмый, барысы да Раббыбызның барлыгына инанып, дошманга каршы көрәшә, – диде ул. – Кайчак офицер да, психолог та ярдәм итә алмаганда, дин әһелләренең сүзе җитә. Шундый вакытта ихлас күңелдән укылган дога гына кешегә көч бирә.

Чыгышы ахырында хәзрәт ил өчен көрәштә һәркемнең үз урыны булуын әйтте. Авыл халкының, эшмәкәрләрнең, волонтерларның махсус хәрби операция зонасына бик зур ярдәм күрсәтүенә аерым тукталды ул.

Милләтнең бердәмлеге авыр чакларда аеруча сыналуы турында Омск өлкәсеннән килгән җәмәгать эшлеклесе Фагыйлә Чумарова да бик ачынып сөйләде. Себер татарларының соңгы берничә елда гына да шактый сынаулар күрүен барыбыз да яхшы белә.

– Шөкер, без Сабан туйлары, бәйрәм һәм җыеннарда гына түгел, берәребезгә фаҗига һәм кайгы килгәндә дә бер йодрык булып берләшә алуыбызны бөтен дөньяга күрсәттек. Бүгенгедәй хәтердә: 2021 елның 6 маенда өлкәбездәге Каракүл авылы санаулы минутларда яртылаш янып көлгә әйләнде. Ярты авыл халкы йорт-җирсез калды. Шул чакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каракүл халкына матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте, һәм шуннан соң башка төбәкләрдә һәм хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләрдән дә бик зур ярдәм килде. Ярты ел эчендә Каракүлдә йортлар төзелеп бетте, шул ук көздә өй туйлары узды, – дип искә алды ул.

Фагыйлә ханым 2023 елның маенда Курган өлкәсендәге Эчкен-Йолдыз авылындагы зур фаҗига турында да искә төшерде. Ул чакта куркыныч янгында 280 йорт янып бетте, 7 кеше һәлак булды.

– Һәм янә шулкадәр тиз арада бөтен татар дөньясыннан ярдәм килеп җитте. Кыска гына вакыт аралыгында көл арасыннан йортлар калкып чыкты, – дип сөйләде Омск кунагы. – 2024 елгы язгы ташу да әле онытылмады. Төмән һәм Омск өлкәләрендәге күпме авыл, шул исәптән татар авыллары су астында калды. Ул чакта да Татарстаннан дистәләгән йөк машинасы килеп җитте.

Таяну ноктасы

Пленар утырыш азагында милләтнең бүгенге таяну нокталары нидән гыйбарәт булуы яхшы аңлашылды. Бер-беребезгә, телебезгә, гаиләгә һәм дингә таяныйк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов утырышны әнә шундый фикер белән йомгаклады.

– Россиянең төрле төбәкләрендә, төрле илләрдә яшәүче татарлар, төп эшләреннән тыш, милләтебезгә хезмәт итә. Без сезгә таянабыз, – диде ул. – Бүген яңгыраган чыгышлар эчтәлекле. Телебез, гореф-гадәтләребезне саклау өчен кулдан килгәнчә тырышабыз. Татарстанда Тел комиссиясе  эшли. Әлбәттә, гаиләгә таянырга кирәк. Гаиләдә ана телендә сөйләшмәсәләр, ул тел югала. Без дин әһелләренең дә абруен, көчен кулланырга тиеш. Дин һәм телебезне бергә үреп сакларга кирәк.

Халкыбызның, телебезнең, мәдәниятебезнең һәм гореф-гадәтләребезнең киләчәге бездән тора. Бу сүзләрне ул пленар утырышка кадәр «Милләт җыены» делегатлары белән очрашуда да әйтте.

– Сез бик мөһим һәм кирәкле эш башкарасыз. Без һәрвакыт ярдәм итәчәкбез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең төп таянычыбыз – туган тел. Татарстанда бу җәһәттән комплексы эш алып барыла, әмма республикадан читтә дә бик күп татарлар яши. Шуңа күрә безнең өчен алар белән хезмәттәшлек итү, милли-мәдәни ихтыяҗларына ярдәм күрсәтү бик мөһим.

Минтимер Шәймиев, Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе:

– Бүгенге кебек очрашу минем хәтеремдә юк. Республиканы, халкыбызны шулкадәр яратып, шундый кызыксынып, барыбызны борчыган мәсьәләләрне уртага салып чын күңелдән сөйләшү – безнең бәхет, зур казаныш. «Без булдырабыз!» дип әйтә идек бит. Бүгенге очрашу бу сүзләрне раслый. Тотынсак, булдырабыз икән! Дөресен әйтәм: мин безнең шул дәрәҗә өлгергән милләт булуыбызга сокланып утырдым. Әмма эшлисе эшләр дә шактый. Аларны башкарып чыгарга исәнлек-саулык, бердәмлек кирәк.

Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе:

– Татар кешесе кайда гына яшәмәсен – һәр җирлектә уңышка ирешә, милләтебезнең дәрәҗәсен күтәрә. Тарихи Ватаныннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең уңышлы эшчәнлеге халкыбызның бердәмлеген ныгыта, башка халыклар арасында горурлык хисе тудыра. Безнең уртак Ватаныбыз – Татарстан бар. Ул дөньяга сибелеп яшәүче бөтен татар халкын берләштерә, үзенә тарта, күңелләрне нурландыра, рәхмәт әйтә. Татарстан – татар халкының таяныч ноктасы ул. Ул дөньяда сибелеп яшәүче һәр татар өчен йөрәк үзәге, киләчәге булырга тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре