Социаль челтәрләрдә Казанның Зорге урамындагы йорт ишегалдында ике гаилә арасында килеп чыккан җәнҗалны сурәтләгән видео пәйда булган.
“Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, бер гаилә пары үсмер кыз белән аның әнисенә ташланган. Ир-ат 17 яшьлек кызга кул күтәргән һәм әнисенә берничә тапкыр суккан.
Үсмер кызның ике малай тарафыннан кыерсытылган энесен яклау өчен ишегалдына чыгуы ачыкланган. Үсмер малайлар белән килеп туган хәлне ачыкларга ниятләгән арада бер малайның әти-әнисе кызга, шуннан соң әнисенә йодрыклары белән ташланган.
 Җәнҗалда катнашучыларның барысы да тоткарланып, полициягә китерелгән.
 “Хәзерге вакытта әле очрак буенча тикшерү үткәрелә. Аның нәтиҗәсендә тиешле карар кабул ителәчәк”, – диелгән ведомствода.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез