Иркутск өлкәсенең Саянск шәһәрендә аерылышырга гариза биргәндә бер ир-ат 21 яшьлек хатынына пычак белән чәнчегән. Ирне тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Иркутск өлкәсе буенча тикшерү комитеты Телеграм-каналында хәбәр ителә.
"Бүген иртән яшь пар ЗАГС хезмәтенә аерылышу турында гариза бирү өчен килгән. Ир-ат көтмәгәндә пычак чыгарып 21 яшьлек хатынына күп тапкыр пычак белән кадаган»,-диелә хәбәрдә.
Кыз ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була, ә шикләнелүчене урында ук ЧОП хезмәткәрләре тоткарлый, соңрак аны полиция хезмәткәрләренә тапшыралар. Урында тикшерү-оператив төркем эшли. Ир-атка сак чарасы сайлау мәсьәләсе хәл ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез