Красноярск краеның Канск шәһәрендә ир элеккеге хатыны һәм ике баласын үтерә. Төнлә Эйдеман урамындагы торакка килгәч, ул хатын-кызга, 10 яшьлек улы һәм 7 яшьлек кызына һөҗүм итә. Аннан соң үз-үзенә кул салмакчы була. Мәрхүмнәрнең мәетләрендә пычак эзләре табыла.
Билгеле булганча, хатын-кыз балалар бакчасында тәрбияче вазыйфасында эшләгән. Ире белән аерылышырга була һәм арендага алынган фатирга күченә. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана. Фаҗига урынында полиция, тикшерү комитеты һәм криминалистлар эшли. Җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез