Газетага язылу

Бер күрдем дә... Адәм баласы гашыйк булмыйча яши аламы?

Сезнең гашыйк булганыгыз бармы? Бардыр инде. Ә ничә мәртәбә? Кызык, кеше үз гомерендә ничә мәртәбә гашыйк була ала икән? Гыйшык хисләре ничек барлыкка килә? Гомумән, адәм баласы гашыйк булмыйча яши аламы?

Бер күрдем дә... Адәм баласы гашыйк булмыйча яши аламы?
ru.pinterest.com

Сезне дә әлеге сораулар кызыксындыра икән, бу җәһәттән психолог Наталья Михайлованың фикерләре белән танышыйк.

Гашыйк булу – бик серле нәрсә ул. Бу «химия»не, организмдагы гормональ үзгәрешләрне аң белән контрольдә тотарга мөмкин түгел. Әйтик, мәхәббәтне без, яраткан кешебез белән бергәләп тырышсак, арттыра да алабыз. Һәм, киресенчә, мөнәсәбәтләребезгә кул селтәсәк, ул кими. Ә менә гыйшык хисе белән алай түгел.

 

– Нигә кирәк ул безгә? Гашыйк булуның берничә функциясе бар. Алар – тугрылыкны, әти-әни булырга әзерлегеңне, меңнәр арасыннан берәүне сайлавыңны күрсәтү. Гашыйк булу кешене башкаларга күз атудан саклый. Игътибар үзәгендә бер генә кеше була икән, гыйшык хисе бераздан мәхәббәткә бөреләнергә мөмкин.

Кеше кемгәдер гашыйк булган икән, ул бар вакытын һәм игътибарын шул кешегә генә сарыф итәргә мәҗбүр була. Кагыйдә буларак, икенче кеше, моны күреп, гыйшык утында янучының ниятләре изге булуын аңларга тиеш. Чөнки гыйшыкны «уйнап» булмый, ул я бар, я юк. Димәк, кешенең башка берәүгә карата булган хисләре дә чын, нияте дә нык.

 

– Ничә тапкыр гашыйк булырга ярый? Алда әйтелгәнчә, без бу хисне берничек тә контрольдә тота алмыйбыз. Димәк, ниндидер норма турында сөйләшергә бөтенләй мөмкин түгел.

Әмма бу сорауга җавап эзләү максатыннан берничә тикшерү уздырганнары бар. Нәтиҗәдә кешенең үз гомерендә уртача 2–4 мәртәбә гашыйк булуы ачыкланган. Әлеге тикшерүдә катнашканнарның 80 проценты 20–30 яшьлек вакытта ешрак гашыйк булган.

 

– Кемнәр ешрак гашыйк була – ир-атлармы, хатын-кызлармы? Безнең җәмгыятьтә «Хатын-кызлар ешрак гашыйк була» дигән фикер яши бит инде. Әмма бу фикерне кире кага торган тикшеренүләр җитәрлек. Әйтик, 2010 елда психологлар гыйшык турындагы төрле мифларны тикшергән. Нәтиҗәдә менә нинди фикерләргә килгән алар:

– хатын-кызлар да, ир-атлар да бертигез ешлыкта гашыйк була;

– ир-атлар ешрак бер күрүдә гашыйк була;

– җавапсыз мәхәббәт белән дә ир-егетләр ешрак очраша;

– хатын-кызлар еш кына ир-атлар тарафыннан булган гыйшык хисләрен сексуаль кызыксыну белән бутый. Ягъни алар бу кызыксыну дәрәҗәсен кайчак арттырып җибәрә;

– тышкы кыяфәт ир-атлар өчен мөһимрәк.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре