Бер тәүлектә җәйдән көзгә күчәбез: Татарстанда һава температурасы +5 градуска кадәр төшәчәк

Татарстанда җылы көннәр ахырына якынлаша. Шуннан соң чын көз киләчәк. Иртәгә – 23 сентябрьдә метеорологлар 26 градуска кадәр җылы вәгъдә итә әле. Ә инде пәнҗешәмбе көнне термометрның терекөмеш баганасы +10 градус кына күрсәтәчәк.

«Җылы көннәр тәмамланып килә. Чәршәмбедән һава температурасы кинәт төшеп, көннән-көн суыграк булачак. Хәзерге вакытта республика территориясендә антициклон хөкем сөрә. Аңа алмашка циклон киләчәк. Кинәт суыта: температура +26 градустан +16 градуска кадәр, шуннан соң тагын да түбәнрәк төшәчәк. Ягъни асылда бу көннәрдәге июль температурасыннан шундук октябрь башына күчәчәкбез», – дип сөйләп үткән «Челнинские известия» хәбәрчесенә КФУ профессоры Юрий Переведенцев.

Ә инде җомга – 26 сентябрьдә көндез һава температурасы бөтенләй дә +5 градуска кадәр төшәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре