Бер үсмер Украинага Казан предприятиеләре турында мәгълүмат биргән өчен хөкем ителәчәк

Ул Украина хәрбиләренә Казандагы предприятиеләр турында мәгълүматлар тапшырган.

Тикшерүчеләр күздә тотканча, үсмер 2023 елның җәендә интернетта Украина террорчылык оешмасы вәкилләре белән аралаша башлаган һәм аларның кушуы буенча Казанда урнашкан предприятиеләр турында мәгълүматлар тапшырган. Моның өчен аңа акча түләгәннәр, дип яза “Татар-информ”.

Үсмерне узган елның язында Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган.
Җинаять эше судка карап тикшерүгә җибәрелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре