Удмуртиядә әниле-кызлы «дәвачылар»” 61 яшьлек хатынны алдаганнар, аңардан ярты миллион сумга якын акча урлаганнар. Бу хакта «МВД Медиа»хәбәр итә.
Алар бозымны чыгару өчен пенсионерны кредит алырга һәм «йола»вакытында 300 мең сум акчаны яндырырга күндерәләр. Аннары тагын 160 мең сумлык кредит алырга мәҗбүр итеп, ритуалны кабатларга кирәклеген әйтәләр. Әмма икенче «йола» вакытында пенсионер акчаның гади кәгазьгә алыштырылган булуын аңлап ала. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, мошенниклар тоткарлаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез