Башкортстанннан бер хатын-кыз прапорщик булып хезмәт иткән абыйсы өчен үч алырга дип махсус хәрби операция зонасына киткән. Фронтта аның теләге үтәлгән, дип яза “МК.RU” Миякә районы закимиятенең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге хәбәренә таянып.
Хатын-кыз алгы сызыкка абыйсы – Россия Кораллы көчләренең өлкән прапорщигы һәлак булганнан соң дошманнан үч алырга киткән. Газиз туганына СВО зонасыннан кире әйләнеп кайтырга насыйп итмәгәч, танк батальонында хезмәт итәргә булган ул.
“Озак вакыт үземә урын таба алмыйча гаҗизләндем. Дошманнан үч алуга ирешкәч кенә тынычланып калачагымны аңладым”, – дип сөйләп үткән “Янтарь” позывное белән хезмәт итүче ханым.
Хәрби хатын-кыз, үч алу теләгеннән тыш, балалары – кызлары хакына дошманга каршы көрәшә. “Кызларымның тынычлыкта яшәүләрен телим”, - ди ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез