Яшь каләмчеләрне барлаучы «Алтын каләм» фестивале кабат үз ишекләрен ачты һәм финалистларны Казанга җыйды. Сүз уңаеннан, бәйге быел беренче тапкыр берничә ай дәвамында үткәрелә. Фестиваль нинди үзгәрешләр кичергән һәм җиңүчеләрне ниләр көтә? Матбугат очрашуында сөйләделәр.
Бер ел үткәрелми торса да, фестивальдә катнашучылар саны кимемәгән. Киресенчә, арткан гына. Быел республиканың 24 районыннан 300ләп гариза кабул ителгән. 72 катнашучы финал этабына чакыру алган.
– Бездә санны арттыру теләге юк, сыйфат мөһимрәк. Шуңа күрә фестивальне үзгәрттек, ул юкка чыкмаячак, ә дәвам итәчәк, – диде матбугат очрашуында «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. – «Алтын каләм» – безнең өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча бик мөһим проект. Үз һөнәрләренә чын-чынлап тугры булганнар, гомер буе шуның белән шөгыльләнергә теләүчеләр безнең белән калачак. Киләчәктә журналист булмасагыз да, биредә алган белемнәр сезгә тормышыгызда ярдәм итәчәк.
Быел бәйгенең коллектив номинацияләрендә республиканың югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары медиаүзәкләре катнаша. Иң яхшы медиаүзәкләр бер миллион сумлык сертификат алачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтте.
– Фестиваль кысасында күп еллар дәвамында төрле юнәлешләр буенча журналистика өлкәсе өчен яшь кадрлар үстерелә. Аларга белемнәрен, компетенция дәрәҗәсен күтәрү өчен бик яхшы мөмкинлек бу, – диде яшьләр министры.
Фестивальнең төп бүләге – югары уку йортында медиа юнәлешендә уку. Июньдә узачак финалда Гран-прига ия өч укучы билгеле булачак.
Фестиваль 8 юнәлештә эшли: рус һәм татар телендә басма журналистика, подкастлар һәм радио, фотожурналистика, телевидение һәм видеоблогинг, дизайн һәм верстка, социаль челтәрләрдә маркетинг (SMM), реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Яшь каләмчеләрне, гадәттәгечә, кызыклы программа, кызыклы спикерлар белән очрашу, саллы бүләкләр көтә.
«Алтын каләм»нең яңаруы – заман таләбе. Фестивальнең жюри рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова шулай диде.
– Республикада яшьләр матбугатына ихтыяҗ һәрвакыт булды һәм бар. Һәрвакыт журналистика белән кызыксынган һәм үзен бу һөнәргә багышларга әзер булган яшьләр дә булды. Безнең бурыч – аларның һөнәргә әзерлекле килүе, – диде Римма Ратникова. – Журналист һөнәре һәрвакыт күз алдында. Сез – Z буыны, интернет балалары һәм, әлбәттә, сезгә беренче чиратта үзегезне күрсәтергә кирәк. Без төрле, ләкин безнең уртак ягыбыз – дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләвебез. Һәм без уңышларга ирешербез, дип өметләнәм. Әлеге фестивальнең яшәвенә бик шатмын.
«Татмедиа» АҖ һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, бүген журналист блогер да булырга тиеш.
– Бүген журналистларның төп компетенцияләре элеккеләрдән күпкә аерыла. Бу – аралашу, мәгълүмат белән эшләү осталыгы. Ә иң мөһим һәм төп нәрсә – социаль челтәрләрдә эшләү, үзеңне күрсәтү, кадрда эшли белү, – диде ул.
Фестиваль катнашучылары биш тема буенча эшләячәк. Алар Гаилә елы, Фәнни-технологик үсеш елы, яшьләрне патриотик тәрбияләү, яшьләрнең психологик сәламәтлеге һәм сәламәт яшәү рәвеше, милләтара бердәмлек уңаеннан язмалар, сюжетлар, тапшырулар, фотоматериаллар әзерләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез