Бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханы буенча иң катлаулы фәнне атаганнар

Мәктәп укучыларының күпчелеге фикеренчә, рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) иң катлаулысы булып тора. 11 нче сыйныф укучылары әлеге имтиханга әзерләнүгә көненә 3-4 сәгать сарыф итә. Шул ук вакытта чыгарылыш сыйныф укучыларының яртысыннан артыграгы эмоциональ яктан алҗу хисе кичерә, – дип яза “Газета.Ru”.

Сораштыруда математика фәне катлаулылык буенча икенче урынны алган. Җәмгыять белеме – өченче урында. Шул ук вакытта җәмгыять белеме иң популяр фәннәрнең берсе булып тора. Быел сораштыруда катнашучыларның 44 проценты – җәмгыять белеме буенча төп дәүләт имтиханын, 38 проценты – бердәм дәүләт имтиханын тапшыра.
Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, мәктәп укучыларының күпчелеге (74 проценты) имтиханга әзерләнгәндә эмоциональ яктан бик нык алҗыганлык хисе кичерә. Фәкать 26 проценты гына тыныч кала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре