Бердәм кагыйдәләр ничек эшләячәк?

Яңа уку елында Россия Мәгърифәт министрлыгы мәктәпләрдә бердәм эш вакытын билгеләде. Дәресләр иртәнге сәгать 8 дән иртәрәк башланмаска, икенче смена кичке 7 дән соңга калмыйча тәмамланырга тиеш. Бердәм укыту программалары да кертелде, укытучының сәгатьләренең чиге дә бар хәзер. Яңалыклар ничек тормышка ашырылачак?

– Бездә һәр мәктәпнең үз программасы буенча эшләү проблемасы бар иде. 54 тарих, 100 математика дәреслеге... 704 нче номерлы боерык Россиянең барлык мәктәпләре өчен бик күп бердәм нормаларны билгели. Без асылда мәгариф системасын яңартабыз, – диде Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов яңа уку елы алдыннан оештырылган әти-әниләр җыелышында.

Кыскасы, 1 сентябрьдән барлык мәктәпләр өчен бердәм программалар кертелә. Министр, әлеге яңалык БДИ өчен кирәкле фәннәр генә түгел, ә барысы буенча да сыйфатлы итеп укытырга мөмкинлек бирер, дип өметләнә.

Өй эшләре буенча да бердәм кагыйдә юк иде. Чөнки һәр мәктәп, хәтта һәр укытучы үз программасы буенча эшләде. Хәзер бу мәсьәләне дә җайга салырга ниятлиләр. Белгечләр фикеренчә, 1 нче сыйныф укучылары өй эшенә күп дигәндә 1 сәгать вакытын сарыф итәргә тиеш. Аннан ул ел саен арта бара. Әйтик, 9–11 нче сыйныф укучылары көненә 3,5 сәгать дәвамында дәрескә әзерләнә ала. Аңлашылганча, бу – шартлы күрсәткечләр. Укучы баланың мәгълүматны кабул итүен һәм белемне үзләштерүен берничек тә ниндидер нормаларга кертеп булмый.

Яңа уку елында тәрбия эшен әти-әниләр белән бергәләп оештырмакчылар. «Һәр мәктәптә тәрбия буенча директор киңәшчесе булсын, дәүләт флагы күтәрелсен, гимн башкарылсын, «Мөһим сөйләшүләр» дәресләре уздырылсын», – ди федераль министр.

1 сентябрьдән укытучыларның дәрес чиге дә билгеләнде. Укытучыларның эш сәгате – атнага 18 дән 36 га кадәр. Иң зур йөк галим-укытучылар, бакчаларда өлкән тәрбиячеләр, педагог-психолог, социаль педагоглар, педагог-оештыручылар җилкәсенә төшәчәк. Тик әле хәзер дә өчәр ставкада эшләүче педагоглар бар.

Балтач районының Куныр мәктәбе директоры Билсур Әхмәтханов, укытучының сәгатьләренә үзгәреш кертү бүгенге чынбарлыкка туры килми, дип саный.

– Укытучыларга болай да кытлык бит. Бу шартларда тормышка ашырып булмый. 18 сәгать әйбәт булыр иде, билгеле. Әгәр аңа 36 сәгать укыткан кадәр акча түләсәләр. Укытучының хезмәт хакы – иң түбәне. Безнең урта мәктәптә 21 укытучы 60 балага белем бирә. Кадрлар җитә. Укытучыларыбызга күрше авылларга барып та укытырга туры килә. Иң күп эшли дигәне 35 сәгать дәрес бирә, – ди Билсур Әхмәтханов.

Куныр мәктәбендә балалар иртәнге 8 нче яртыга ук килеп җитә. Бу вакытта укытучылар укучылар белән сыйныфтан тыш эшләр башкара. Пәнҗешәмбе иртән «Россия – минем офыкларым» курслары керә. Бу барлык ил мәктәпләрендә шулай. Башка дәресләр исә үз вакытында башлана.

– Бердәм программа булдыру укытучы өчен җайлы, әлбәттә. Тик иҗади мөмкинлекләрен чикли кебек. Законнар катгый, гел үзгәреп тора. Укытучыларның юридик белеме җитмәскә мөмкин. Әзер программа буенча укыту закон бозуларга да юл калдырмый. Педагог программаны үзе төзегәндә, бигрәк тә тарих кебек фәннәрдән ярамаган темаларга да кагылырга мөмкин. Өй эшенә килгәндә, чама белән бирергә кирәк, – ди директор.

Мамадыш районы мәктәпләрендә иртән «тормыш дәресләре» узуын беләбез. Бердәм эш сәгате билгеләнгәч, нишләргә җыеналар икән?

– Моңа кадәр «тормыш дәресләре»н җомга дәресләр башланганчы укыта идек. Моннан ун ел элек кертелгән бик файдалы сәгатьләр ул. Мәктәпне тәмамлаганда, укучылар тормышка әзер булып чыга. Хәзер инде аны башкача җайларга туры кирәк. Закон барыбызга да бер, аны үтәргә кирәк, – ди районның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Әнисә Хаҗиева.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре