“Бердәм Россия” уздырган праймеризда иң күп тавышка Фәрит Мөхәммәтшин ия булды

“Бердәм Россия” партиясе Татарстанда уздырган алдан тавыш бирүдә иң күп тавышны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җыйды. Билгеле булганча, праймериз 20-26 май көннәрендә уздырылды. Нәтиҗәләр белән партия сайтында танышырга мөмкин.

Иң күп тавыш җыйган 10 кеше арасына Фәрит Мөхәммәтшиннан тыш, Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Россия Герое Рәсим Баксиков, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, Дәүләт Советы секратере Лилия Маврина, Лениногорск районы башлыгы Рәгат Хөсәенов, Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов, Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов керде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре