Бердәм сайлау көненә әзерлек дәвам итә

Татарстан Рәисен сайлауга 2 923 100 бюллетень әзерләнәчәк. Сайлау участокларының 98 процентына исә видеокүзәтү һәм видеотеркәү системасы урнаштырачаклар. 14 сентябрь – Бердәм сайлау көненә әзерлек дәвам итә.

Билгеле булганча, Татарстан Рәисе өчен 14 сентябрьдә тавыш бирәчәкбез. Шул ук көнне республикада Мәләкәс сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына бер депутат һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат та сайланачак.

30 июльдә Татарстан Рәисе вазыйфасына кандидат буларак теркәлү өчен документлар тапшыру төгәлләнде. Документларны дүрт кандидат тапшырды:

– Рөстәм Миңнеханов – «Бердәм Росия»;

– Виталий Смирнов – «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе»;

– Руслан Йосыпов – ЛДПР;

– Хафиз Миргалимов – КПРФ.

Иң беренче булып Рөстәм Миңнеханов белән Виталий Смирновны теркәделәр. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев аңлатканча, эшче төркем сәяси партияләр тарафыннан кандидатларны күрсәтү процедурасының Татарстан Сайлау кодексы таләпләренә туры килүен тикшерде. Тикшерү барлык материалларның да закон нормаларына туры килүен раслады.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлауда кулланылачак бюллетеньнәрнең санын раслады. Барлыгы 2 923 100 бюллетень әзерләү планлаштырыла – бу Татарстан территориясендә теркәлгән сайлаучылар санына туры килә. Комиссиянең чираттагы утырышында бюллетеньнең формасы һәм тексты расланачак. Бюллетеньнәр, тангир челтәрен дә кертеп, заманча саклану чараларын кулланып бастырылачак. Һәр нөсхәгә участок сайлау комиссиясенең ике әгъзасы имза куячак һәм мөһер сугылачак.

Ә сайлау участокларының 98 процентына видеокүзәтү һәм видеофиксация системасы урнаштырачаклар. Камералар барлык дәрәҗәдәге участок сайлау комиссияләрендә эшләячәк. Ә менә хастаханәләрдә, шифаханәләрдә һәм тикшерү изоляторларында урнашкан участокларда алар каралмаган. Республикада барлыгы 2752 сайлау участогы булдырылган, шуларның 42 се гражданнар вакытлыча була торган урыннарда урнашкан.

Инде хәбәр иткәнебезчә, 30 июльдән Татарстанда «Мобиль сайлаучы» хезмәте эшли башлады. Ул теркәлү урыныннан читтә дә тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итә. Яшәү (тору) урыны буенча тавыш бирү турында гаризаны 30 июльдән 10 сентябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы, МФЦ бүлекчәләре яки республиканың территориаль сайлау комиссияләре аша тапшырырга мөмкин. 3–10 сентябрьдә мондый мөмкинлек участок сайлау комиссияләрендә дә булачак. Сайлау участогын ачыклау яки гариза тапшыруга бәйле кыенлыклар булган очракта, «кайнар линия»гә (8 800 200 00 20 – федераль номер, (843) 292-84-33 – республика номеры) шалтыратырга мөмкин. Сүз уңаеннан, муниципаль сайлауларда «Мобиль сайлаучы» кушымтасыннан файдалану мөмкинлеге күздә тотылмый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре