Бердымөхәммәдов: «Россия белән Ислам илләре арасындагы мөнәсәбәт тотрыклы һәм дәвамлы»

Төрекмәнстанның милли лидеры, Төрекмәнстанның Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов әйтүенчә, Россия һәм Ислам илләре дәүләтләр һәм халыклар арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу үрнәге булып тора. Бу хакта ул Бәшир Рәмиев исемендәге lT-паркта узучы «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында әйтте.

Гурбангулы Бердымөхәммәдов «тынычлык, үзара аңлашу һәм ышаныч хакына ислам инициативасы» булдырырга да тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, Ислам илләренең тавышы катгый булырга һәм дөнья күләмендә низагларны сөйләшүләр дәрәҗәсенә күчерү, бер-береңне хөрмәт итүгә корылган әңгәмә өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән чакыру буларак яңгырарга тиеш. «Форум кысасында тынычлык, үзара аңлашу һәм ышаныч хакына ислам инициативасы булдырырга тәкъдим итәм», – диде Төрекмәнстанның милли лидеры.

Ул ачыклык та кертте: ул үзара килештерелгән тәкъдимнәр һәм алымнар җыентыгы булачак. Гурбангулы Бердымөхәммәдов сүзләренә караганда, бүген Россия белән Ислам илләре арасындагы мөнәсәбәтләр үсеш юлында. «Алар тотрыклы һәм дәвамлы», – диде дәрәҗәле кунак. Аның фикеренчә, Россия һәм Ислам илләре дәүләтләр һәм халыклар арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу үрнәге булып тора. Алар үзара хөрмәткә, тигез хокуклылыкка, хезмәттәшләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алуга корылган.

Бу форсаттан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башкарган эшне югары бәяләде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре